Яшел Үзән

Казан дөньяны шаккатырды

Бүген башкалабыз Казанда студентларның XXVII Җәйге уеннары тәмамлана. 6-17 июль көннәрендә барган ярышларда спортның 27 төрендә 351 медаль уйнатылды. Бу көннәрдә һәркайсыбыз туры мәгънәсендә Казанда барган Универсиада һавасын сулап яшәде. Иртән торсак та, кич белән йокларга ятканда да, эштә һәм урамда да студентларның Җәйге уеннары турында кызып-кызып фикер алыштык, яңалыкларны...

Бүген башкалабыз Казанда студентларның XXVII Җәйге уеннары тәмамлана. 6-17 июль көннәрендә барган ярышларда спортның 27 төрендә 351 медаль уйнатылды.
Бу көннәрдә һәркайсыбыз туры мәгънәсендә Казанда барган Универсиада һавасын сулап яшәде. Иртән торсак та, кич белән йокларга ятканда да, эштә һәм урамда да студентларның Җәйге уеннары турында кызып-кызып фикер алыштык, яңалыкларны уртаклаштык. Россия җыелма командасының гаҗәеп зур уңышлары өчен чын күңелдән шатланыштык, сөенештек, чөнки Универсиада һәр гаиләгә кагылды бездә.
Тарихка күз салсак, Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын Казанда үткәрү идеясе 2004-2005 елларда туа. Гариза биреп тә, 2011 елда Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрү хокукыннан мәхрүм калгач (ул чакта бары тик ике тавышка өстенлек белән Кытайның Шеньчжень шәһәре сайлап алынган иде), безнекеләр бу эшкә тагын да ныгрык тотына һәм нәтиҗәдә 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукына ия булды.
Масштабы һәм әһәмияте ягыннан студентларның Бөтендөнья җәйге уеннары Олимпия уеннары белән бер дәрәҗәдә. Универсиадада катнашучыларның якынча 60 прценты Олимпия уенарында да көч сынаша. Казан Универсиадасына дөньяның 160 иленнән 10 меңнән артык спортчы килеп көч сынашты. Ә Универсиада утын үзебез күрдек. Моннан бер ел элек, төгәлрәге, 2012 елның 12 июлендә Париждагы Сорбонна университетыннан старт алган Универсиада уты, дөнья буйлап сәяхәт итеп, Россия шәһәрләренең 30ында тукталып, 100 мең чакрым узганнан соң, Татарстан буйлап иңләде. Безнең шәһәр халкы Универсиада утын, Югары Осланнан кабул итеп, бу җәһәттән стела янында һәм шәһәр күле буенда җырлы-биюле тамаша оештырып, факелны төн кундырып, иртәгесен аны Казанга тапшырды. Шәһәрнең яшь спортчылары, сәләтле студентлары күтәреп йөрде аны. Һәм алар шул эш-гамәлләре белән тарих битенә кереп калды.
Яшел Үзәннең «Маяк» укыту-өйрәтү спорт комплексында авыр атлетика белән шөгыльләнүче Андрей Демановның Универсиадада чыгыш ясавын һәркайсыбыз күзәтеп барды. Татар кызы Алия Мостафина өчен дә җан аттык. Су спорты төрләре, гимнастика, билбаулы көрәшнең классик стиле, 20 чакрым йөрүдә, тагын күп төрле ярышларда призлы урыннар яулаган Россия җыелма командасы өчен сөенеп, дулкынланып һәм чиксез горурланып утырдык.
Россия җыелма командасы 16 июльгә 15 сәгатькә XXVII Бөтендөнья җәйге уеннарда барысы 254 медаль яулады, шул исәптән 130 алтын, 67 көмеш, 57 бронза.
Бүген «Казан-Арена» стадионында Универсиаданы ябу тантанасы. Ул да, ачылгандагы кебек, искиткеч матур, һәркайсыбыз күңелендә бары тик якты хатирәләр генә калдыра торган тамаша булыр.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: