Казан артистлары килә
Мәүлид аенда Яшел Үзән мөселманнарын тагын бер күңелле вакыйга көтә. Горький исемендәге мәдәният сараеның зур залында 1 февральдә 15 сәгать 30 минутта була ул. Мәүлид бәйрәменә багышланган бу концертның беренче өлешендә Яшел Үзән балалары чыгыш ясаячак, имам-хатибларның вәгазь-нәсыйхәтләре булачак. Кунаклар арасында ТР мөфтиенең урынбасары Нияз Сабиров булыр дип көтелә. Ә...
Мәүлид аенда Яшел Үзән мөселманнарын тагын бер күңелле вакыйга көтә. Горький исемендәге мәдәният сараеның зур залында 1 февральдә 15 сәгать 30 минутта була ул.
Мәүлид бәйрәменә багышланган бу концертның беренче өлешендә Яшел Үзән балалары чыгыш ясаячак, имам-хатибларның вәгазь-нәсыйхәтләре булачак. Кунаклар арасында ТР мөфтиенең урынбасары Нияз Сабиров булыр дип көтелә. Ә инде икенче өлештә тамашачыларга Казан артистлары матур һәм эчтәлекле концерт күрсәтә. Алар арасында безгә яхшы таныш булган һәм күптән тамашачылар күңелен яулаган «Раян» ансамбле дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев