Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Карамалы Тауда – яңа полиция бүлеге

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең шушы көннәрдә Карамалы Тау бистәсенең Беренче Май урамындагы 70нче йортында полиция бүлеге ачылды. Бүлекне тантаналы ачу чарасында ТР Эчке эшләр министрлыгының тыл җитәкчесе эчке хезмәтләр полковнигы Р.Фәрвазов, Карамалы Тау авыл җирлеге башлыгы Ф.Шәмсиев, «Ремстройсервис» төзелеш фирмасы директоры В.Богданов катнашты. Р.Фәрвазов,...


Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең шушы көннәрдә Карамалы Тау бистәсенең Беренче Май урамындагы 70нче йортында полиция бүлеге ачылды.
Бүлекне тантаналы ачу чарасында ТР Эчке эшләр министрлыгының тыл җитәкчесе эчке хезмәтләр полковнигы Р.Фәрвазов, Карамалы Тау авыл җирлеге башлыгы Ф.Шәмсиев, «Ремстройсервис» төзелеш фирмасы директоры В.Богданов катнашты.
Р.Фәрвазов, «Карамалы Тау» полиция бүлегенә, ачылу тантанасы уңаеннан персональ компьютер бүләк итеп бирде. Ә бинаны ремонтлауда катнашкан фирма директоры В.Богданов ТР эчке эшләр министры урынбасары Д.Динниуловның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бина тантаналы ачылганнан соң, кунаклар кизү тору часте биналарын һәм полиция бүлеге бүлмәләрен карап чыкты. Бина чиста, матур һәм яңа, бүлмәләре иркен һәм эш өчен уңайлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев