Яшел Үзән

Караңгылыкны кем ярата?

Яшьләрме, өлкәннәрме? Хәзер ел фасылының иң караңгы һәм аңлаешсыз вакыты. Яктылык, кояш нуры җитмәүдән интегә күп кеше. Эшкә бер караңгыда китәсең, икенче караңгыда кайтасың. Рәхәт түгел. Шуңа да инде көзге тоташ караңгылыкта кешеләр депрессия хәле кичерә, күбрәк йоклыйсы килә. Әмма эшкә дә бармыйча булмый. Шуңа да инде бу чорда урамнар...

Яшьләрме, өлкәннәрме?
Хәзер ел фасылының иң караңгы һәм аңлаешсыз вакыты. Яктылык, кояш нуры җитмәүдән интегә күп кеше. Эшкә бер караңгыда китәсең, икенче караңгыда кайтасың. Рәхәт түгел. Шуңа да инде көзге тоташ караңгылыкта кешеләр депрессия хәле кичерә, күбрәк йоклыйсы килә. Әмма эшкә дә бармыйча булмый. Шуңа да инде бу чорда урамнар һәм ишегалларының якты булуы, һәр лампаның үз урынында янып торуы мөһим.
Андый урамнарда йөрүе, нур сибеп торган ишегалдына кайтып керүе нинди күңелле. Тик менә бөтен җирдә дә алай түгел шул, кызганычка. Кайбер урамнарда лампаларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый. Шуңа да хакимиятнең «Кайнар линия»сенә дә дәгъва белдерүчеләр күп. Ә теманы ныклап яктырта, караңгы урамнар проблемасында казына башласаң, күп очракта без үзебез - яшәүчеләр гаепле икән.
- Шәһәрдә ишегалларын үзәкләштерелгән яктырту системасы бөтенләй юк, - дип сөйли «Жилэнергосервис» ширкәте җитәкчесе Владимир Савинов. - Бу проблеманы хәл итү өчен лампаларны йорт фасадларына куярга туры килә. Хәтта яңа төзелгән йортларда да ишегалларын яктырту аерым хәл ителеп, яшәүчеләр арасында еш кына дәгъвалар китереп чыгара. Мәсәлән, Королев урамында яңа 13А, 13Б, 15А, 15Б йортлары. Ишегалларына керә торган урыннарда баганалар куярга, линияләр сузарга һәм лампалар урнаштырырга кирәк. Безнең шәһәрдә йорт яннарын яктырту, нигездә, фасадларга өстәмә яктырткычлар куеп хәл ителә һәм алар, яшәүчеләр фикерен исәпкә алып, йорт эчендәге электр челтәренә тоташтырыла.
В.Савинов аңлатуынча, кулланылган электр энергиясенә түләүдә ОДН исәпләүләре кертелгәнче йорт яннарын яктырту проблемасы тулысынча хәл ителгән булган. Шул сәбәпле, электр лампалары көндез янып торса да, сүз әйтүче булмаган. Ә инде ОДН исәпләнә башлагач хәл кискен үзгәргән.
- Яшәүчеләрнең кайберләре (нигездә, балалары булган яшьләр һәм машина йөртүчеләр), подъезд төбендә ут булмагач дәгъва белдереп, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәләр. Ә шул вакытта икенчеләре (нигездә, пенсионерлар) лампа кирәкми дип мөрәҗәгать итәләр, - дип сүзен дәвам итә директор. - Кайбер йортларда, мәсәлән, Жуков урамының 1нче, Сәйдәшев урамының 7нче, Фрунзе урамының 7, 9, 11, 16, 18нче, М.Красная урамының 9нчы йортларында (бу тулы исемлек түгел әле) яктырткычларны, шул йортларда яшәүчеләр соравы буенча торгызылган булса да, шунда ук икенчеләре сафтан чыгарып та куйды (электр үткәргечләрен кисәләр, лампочкаларын борып алалар, сүндергечләрен ваталар). Мөрәҗәгать итүчеләр санын капиталь ремонт ясалган йортлар да арттыра. Эш шунда: ишегалды территорияләрен яктыртуның әлеге ысулы бернинди Кагыйдәләр белән дә ныгытылмаган һәм проектларга кертелмәгән. Фасад эшләре алып барылганда яктырткычлар ремонтлана. Акчага экономия ясау исәбенә һәм яшәүчеләр соравы буенча подрядчылар, идарәче компанияләр белән килешеп, йорт яны территориясен яктырта. Ут булмаганга дәгъва белдерүчеләр күп. Проблеманы хәл итү өчен идарәче компания белән түбәндәге алгоритм эшләнде: яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча идарәче компания торак йорт хуҗалары белән җыелыш уздыра һәм кайда күпме лампа куеласын хәл итә. Без һәр йортка һәм подъездга яктырткычлар куярга һәм аларны эш хәлендә тотарга әзер, моның өчен яшәүчеләрнең ризалыгы һәм лампаларны үз теләкләре белән сафтан чыгармавы гына кирәк.
Владимир Савинов шәһәр урамнарын яктырту проблемасын да кузгатты:
- Муниципаль контракт буенча безнең оешма 4600 яктырткычка, 170 чакрым озынлыктагы электр үткәргеченә, 3 чакрым кабель линиясенә, 71 пунктка, парк һәм скверларга техник хезмәт күрсәтә. Былтыр 100 лампа, 2285 метр электр үткәргече алмаштырылды. «Мәктәп» тукталышында җир асты переходында да яктырткычларны торгыздык. Кызганычка, урамдагы лампаларны сафтан чыгаруда кеше факторы зур роль уйный. Паркларда, скверларда фонарьларны ваталар, күл буенда күпме лампа эштән чыгарылды. Хәзер без Гәрдә күп санлы сораулар буенча электр челтәрен реконструкцияләү белән мәшгуль. Анда ут еш сүнеп, кешеләргә уңайсызлыклар тудырып торды. Шуңа күрә республика программасын да көтмәстән анда урамнарны яктыртырга тотындык. Лесная урамында эш тәмамланды да инде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: