Яшел Үзән

Карагуҗада уникаль кеше яши. Кем ул? (фоторепортаж)

Гадәттә газетабызда бар яктан үрнәк, уңган гаиләләрне, осталыклары белән аерылып торган кешеләрне язарга тырышабыз. Авылга чыгасы булганда, нәкъ менә шундый геройларны эзләп табып, газета укучыларга да күрсәтүне максат итеп куябыз. Бу юлы Карагуҗага юл тоттык. «Чулпаннарны күрми китмәгез, анда керсәгез, тиз генә чыга алмыйсыз», - дигәннәр иде. Язмабыз героеның булдык­лылыгын...

Ниләр күреп шаккатарбыз икән инде, дип алдан ук уйланып барган идек, әмма мондый күренешкә тап булырбыз дип башыбызга да китермәдек. Дөресен әйтик, районыбызның барлык авылларында булып, кул осталары белән танышып торабыз. Тик Чулпан Галиуллин кебек йөз төрле һөнәр иясен, бәлки, алай дип кенә әйтү аздыр да, күргән юк иде. Яшел Үзәнебезгә кайткач та, коллегам Гөлнара белән, алган тәэсирләрдән айный алмый озак йөрдек.
Кирәк булса, токмачын да кисәм
Чулпан Галиуллин Карагуҗаның гап-гади егете ул. Ләкин бер генә секунд та тик утыра белми торган, монысын сез соңрак аңларсыз. Казан педагогика институтының физкультура факультетын тәмамлагач, Күлбаш мәктәбендә ОБЖ, физкультура, хезмәт дәресләрен укыта, 5 ел Раифа училищесында да эшли. Гомуми педагогик хезмәт стажы - 30 ел. Тормышта иң зур терәге булган Фәридә ханым белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Фәридә апа да, белгечлеге буенча икъдисадчы, совхозда хисапчы булып эшләгәннән соң, мәктәптә математика укыта. Балаларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп, хезмәт үрнәгендә тәрбиялиләр.
- Без аларны нәни чактан ук эшләтеп үстердек. Шуңа да хәзер кызым кирәк икән түбәсен дә яба, кадагын да кага. Гомумән, бездә - бу хатын-кыз эше, монысы ир-атныкы дигән нәрсә юк. Мин үзем тавыгын да йолкыйм, токмачын да кисә алам. Шулай тормыш арбасын бергә тартып барганда гына күңелле ул, үскәнем, - дип сүзен башлады әңгәмәдәшем.
Чынлап та, балалары кечкенәдән тырыш булып үсә, тормышта да үз юлларын табып, әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермиләр. Уллары Ильяр майор, ике югары белемле, Осиново полиция бүлеге җитәкчесе. Ә кызлары Йолдыз өлкән лейтенант, Яшел Үзән полиция бүлегенең иң тырыш дознавателе.
Әкияттә кунакта
Галиуллиннар гаиләсе моннан 13 ел элек төп нигезләре янәшәсендә үз көчләре һәм барлык җан җылысын биреп, галәмәт зур йорт салып чыга, подвалы белән исәпләсәң - 4 кат!
Моның нәрсәсе гаҗәп инде, диярсез. Дөрес, хәзер хәленнән килгәннәрнең күбесе хан сарайлары төзи, тик биредәге кебек әкият дөньясын сез беркайда да очратмассыз. Кечкенәдән укып үскән тылсымлы әкият геройлары безне ишегалдына аяк басу белән үк каршы алды. Бер мәлгә югалып калдык. Бу ни бу?! Күзләр кая карарга белми. Менә монысы - убырлы карчык, аның янәшәсендә себеркесе дә, песие, еланы һәм башкалары да бар. Чулпан абый агачтан һәммәсен уйлап ясап, фантазиясен эшкә җиккән. Ә фантазиясе, ай-һай, бай язмам героеның. Бер генә адым атлауга шарлавыкка килеп төртеләсең, суы тулып, агып чыгып китәрлек итеп ясалган. Менә тагын бер агач сын, исеме генә юк, тик бер хикмәте бар: акча салуга җырлый башлый. Авыл җирендә кое очратып булмый хәзер, Галиуллиннар ишегалдында анысы да бар һәм нинди генә әле, ул чиләгенең матурлыгы... Рәхәтләнеп су аласы килә. Балалар үлеп китеп карый торган «Маша һәм аю» мультфильмы геройлары да биредә кунакта. Һәр сынны фотога төшереп калырга ашыга-ашыга эчкә узабыз. Гади бер авыл кешесенең ишегалдында түгел, ә паркта йөрибезме ни. Оныкларга атыныр өчен даган да куелган. Ә алдарак - бассейн һәм ял итү зонасы. Хуҗа сөйләвеннән аңлашылганча, монда берүк вакытта алты төрле ризык пешерергә була. Болары янына киләчәктә тандыр, ягъни мич тә өстәләчәк. Анда исә үзбәкчә итеп юка пешереп карарга исәпләре, шашлык та тәмлерәк була икән.
Әкият дөньясына сәяхәтебез йорт эчендә дәвам итте. Без монда яраткан язучыбыз геройлары - Шүрәле һәм Былтырны очраттык. Гомумән, күргәннәребезне газета битендә генә язып, сүрәтләп бирү мөмкин түгел. Галиуллиннар йортындагы кул эшләре үзе бер музейны хәтерләтә. Гади генә агачтан нинди генә могҗиза тудырылмаган. Өй җиһазлары - шкаф, өстәл, урындык, элгечләр, караватлар турында әйтмим дә. Кибеттә сатыла торганнары бер читтә торсын. Өйдә һәр почмак ниндидер бер теманы яктырта. Кошлар, кыргый җәнлекләр белән дә танышыр­га мөмкин. Заманында Чулпан абый көзән, чәшке, кондыз, су күсесе кебек кыргый җәнлекләрне хуҗалыгында асрый. Аларның һәм балыкларның карачкысын да ясап куйган.
Иң авыр хезмәт балык карачкысы ясау, аның өчен күп сабырлык һәм 4 көн вакыт кирәк икән. Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, Фәридә апаның да куллары алтын. Ул да нинди генә гүзәллек тудырмый. Сәйлән бөртегеннән һәм башка материалдан чәчәкләр, җиләкләр ясау, аккошлар бәйләү күңеленә тынычлык бирә.
Мин, күргәннәрдән телсез калып, Чулпан абыйга түбәндәге сорауны бирмичә булдыра алмадым:
- Шушы ике кулыгыз нәрсәне генә эшли белми соң? Әйтегез әле, сер булмаса.
- Калайчы, балта остасы, ташчы, эретеп ябыштыручы, тире иләүче, карачкылар ясаучы... Күңелем ни куша, шуны эшлим. Фәридә апаң, нигә кирәк соң ул дип, бервакытта да әйтми. Ул чәчәкләр ясаганда да, мин булышам. Тормыш гел матур якка үзгәреп торганда гына яшисе күңелле бит ул.
«Эш юк!» - ялкаулар сүзе
Авылда яшәп, ял итеп, кул эшләре белән генә шөгыльләнә икән болар дип уйлаучылар нык ялгыша. Шушы чиксез гүзәллекне тудырудан тыш, Галиуллиннарның хуҗалыгы да ишле. Ике сыер, бер бозау, бер таналары, 20ләп тавыклары бар. Гомумән, эшсез торуны күз алдына китерә алмаучы Чулпан абый гел нидер эзләнүдә, яңа төр хезмәт табуда. Гомере буе балаларга белем бирүдән тыш, үзенең кечкенә генә бизнесын булдырган ул. Берара орлык суганы үстерәләр. Моның белән шөгыльләнгән кеше бу эшнең авырлыгын яхшы белә. Аннары заманында бик модада булган бүрекләр тегәләр. Соңгы 5-6 елда тавык һәм балык ыслап сатуга күчкәннәр. Бу тирәдә андый кеше бер Тура бистәсендә генә бар икән. Атна саен Обсерваториягә барып, үз клиентлары инде табылган, хуҗалыкларында җитештерелгән 10 төрле азык-төлек: сөт, каймак, корт, балан катыгы, балык, тавык, йомырка һәм башка ризыкларны саталар икән. Яңа ел алдыннан ике атна эчендә генә дә 400 кг балык ыслап сатканнар. Алар скумбрия балыгын бары тик зирек агачы белән генә ыслый.
- Эш юк дигән сүзне ялкаулар гына әйтә. Акча бит ул аяк астында, таба белергә генә кирәк. Теләгән кешегә ничек тә эшләргә була. Әнә, парын 100 сумнан каен себеркесен ясап сат, кем комачаулый. Менә без ясаган әлеге бонсай агачын, аңа 150 сумлык сәйлән китте, 15 меңгә сатарга була, - дип сөйли Чулпан абый.
Җан тынычлыгы булсын
Утта янмый, суда батмый. Бу сүзләр үз гомерендә ниләр генә эшләп карамаган Чулпан абыйны ачып бирә төсле. Чынлап та, инде лаеклы ялда булса да, ул яшь җилкенчәк егетләргә дә «махы» бирә торган түгел әле. Көн саен скакалкада сикерә, үзенең менә дигән спорт залында да шөгыльләнергә вакыт таба. Шәп формада булуын гел хезмәт итүеннән күрә.
- Эш күп дип зарланырга ярамый. Эшсез ятсаң, киресенчә, авырый башлыйсың. Иң мөһиме, кызлар, җан тынычлыгы булсын. Аннан үзеңә дә, дәүләткә дә файда китерә торган балалар тәрбия­ләргә тырышыгыз, - диде ул безгә хушлашканда.
Монысы инде чын педагог сүзләре. Галиуллиннар киләчәккә дә якты уй-планнар белән яши. Матур ботаклардан, өстенә пыяла куеп, өстәл, телевизор куя торган тумба, картиналар ясарга телиләр. Фантазияләренең чиге юк. Ә янәшәңдә Фәридә апа кебек сабыр, акыллы, уңган хатын-кыз булганда ир-ат таулар күчерергә сәләтле. Бер-береңә терәк булып, аңлашып яшәгәндә генә тормыш шулай түгәрәк, бөтен һәм тирә-юньдәгеләр дә сокланырлык гаилә хасил була торгандыр ул. Нәкъ менә Фәридә апа һәм Чулпан абыйларныкы кебек.
Фәридә Галиуллинадан рецептлар
Балан катыгы
Кирәк була: 1 кг балан, 800 гр шикәр комы, бер чеметем мәтрүшкә, 200 гр кара ипи катысы.
Балан, мәтрүшкә, ипине иттарткычтан чыгарасың, аннан шикәр комын кушып 30-45 минут кайнатасың.
Телеңне йотарлык бәлеш эчлеге
4 кг алма, 1 кг күрәгәне иттарткычтан чыгарасың. 1 кг шикәр комы кушып, болгата-болгата, 1 сәгать кайнатасың. Күрәгә урынына кара җимеш тә кушып ясарга ярый. Пироглар өчен менә дигән эчлек.
Алия Гаязова
Гөлнара Вәлиева фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 3 января 2019 - 19:34
    Без имени
    Не поняла в чем уникальность?