Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КАРАГУҖА ХАЛКЫ СӨЕНЕЧЕ

Безнең авыл халкын куандырыр өчен күп кирәкмени?! Бигрәк тә дәүләт игътибарына сөенә ул. Менә Олы Карагуҗада яңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзеп, күңелен күрделәр халыкның. Бигрәк кирәкле һәм вакытлы булды бу яңалык. Олы һәм Кече Карагуҗа авылларына хезмәт күрсәтә торган элеккесе, тәмам искереп, яраксыз хәлгә төшкән иде. Яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу,...


Безнең авыл халкын куандырыр өчен күп кирәкмени?! Бигрәк тә дәүләт игътибарына сөенә ул. Менә Олы Карагуҗада яңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзеп, күңелен күрделәр халыкның. Бигрәк кирәкле һәм вакытлы булды бу яңалык. Олы һәм Кече Карагуҗа авылларына хезмәт күрсәтә торган элеккесе, тәмам искереп, яраксыз хәлгә төшкән иде.

Яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу, әлбәттә, тантаналы үтте. Авылның сәләтле үзешчәннәре җырлап, чибәр кызлары чәкчәк белән каршы алды хөрмәтле кунакларны. Халык алдында Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин чыгыш ясады.
- Барлыгы 670 кеше яшәгән авыл җирлеге өчен бүген чын-чынлап бәйрәм көне. Халыкка медицина ярдәме күрсәтә торган бөтен кирәк-ярак белән җиһазландырылган мондый яңа бинаны һәркөн төзеп куеп булмый бит. Бусы да график буенча октябрь ахырында гына төзелә башланырга тиеш иде, әмма, барыбызның тырышлыгы белән, аңа алдан тотынырга мөмкин булды. Һәм, менә күргәнегезчә, кышка кергәнче, төзүчеләр аны торгызып та куйды. Сәламәт яшәвегезне һәм, яңа булса да, бу бинага еш йөрмәскә, бары тик профилактикага гына килеп китүегезне телим! - диде ул.
Әйтергә кирәк, ФАП бинасы модульләрдән корылган. Республика авыллары өчен махсус проект буенча Азнакай заводы ясап җитештерә аны. Үз чиратында бу эш «Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча алып барыла. Җиһазлары белән бергә 2,2 миллион сумга төшкән яңа пунктта фельдшер хезмәте өчен - авыруны кабул итү бүлмәсе, бәйләү һәм прививка ясау бүлмәләре, стерилизация һәм җыештыру әйберләре бүлмәләре - барысы да каралган. Яңалыкка бигрәк тә биредә фельдшер булып эшләүче Айназ Гарәфиева сөенде дисәк тә арттыру булмас. Ул үзе, шушы авылда туып-үсеп, биредә менә өч ел инде халыкка медицина ярдәме күрсәтә. Авылдагы хәлне яхшы белгәнгә, ФАПның ачылуын түземсезлек белән көтеп алган. Айназ ханым әйтүенчә, авыл халкы фельдшерга, күбесенчә, кан басымы артудан борчылып мөрәҗәгать итә икән. Билгеле, бала табуда да ярдәм күрсәтелә - быел, мәсәлән, бу җирлектә яшәүче унбер анага фельдшер ярдәме күрсәтелгән.
Районның баш табибы Илгиз Һидиятов тантанада авыл җирлекләрендә сәламәтлекне саклау буенча алып барылган эшләр турында сөйләде. Яңаны салу белән бергә, төзекләндерү эшләре дә алып барыла. Быел 7 авыл җирлегендәге ФАПларда җәмгысы 700 мең сумлык эш башкарылган.
Яңага Олы Карагуҗа халкы сөенсә, аның белән бергә авылы җирлеге башлыгы Марат Шакиров та бик шатланды.
- Әле кайчан гына яңа фельдшер-акушерлык пункты турында хыяллана идек - инде менә бүген ул безнең каршыбызда ялтырап тора! - дип шатлыгы белән уртаклашты башлык тантанада һәм, авыл мәнфәгатьләренә игътибарлы булулары өчен, район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
Чыгышлар тәмамлангач, җитәкчеләр, кызыл тасманы кисеп, яңа бинаны ачтылар. Район башлыгы Сергей Батин ФАП эченә кергәч, андагы җиһазларны барлап, аларның эшкә әзерлеген карап чыкты. Аннары ул авыл халкы белән очрашты. Биредәге халыкны, беренче чиратта, эш белән тәэмин итү мәсьәләсе борчый. Шулай ук, Олы Карагуҗага балалар бакчасы кирәклеген дә җиткерделәр башлыкка.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев