Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кар юк, ә бәйрәм килә!

Бусагада - халкыбызның иң яраткан бәйрәме Яңа ел. «Шундый булып калыр өчен шәһәрнең барлык хезмәтләре, Кремль сәгате кебек, төгәл эшләргә тиеш», - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ренат Җаппаров. Әй, без Кыш бабайга ышанмыйбыз инде, дип ычкындырып кара Ренат Рәшит улы алдында! «Ә мәдәният ышана!!!» - дип, катгый итеп әйтеп...

Бусагада - халкыбызның иң яраткан бәйрәме Яңа ел. «Шундый булып калыр өчен шәһәрнең барлык хезмәтләре, Кремль сәгате кебек, төгәл эшләргә тиеш», - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ренат Җаппаров.
Әй, без Кыш бабайга ышанмыйбыз инде, дип ычкындырып кара Ренат Рәшит улы алдында! «Ә мәдәният ышана!!!» - дип, катгый итеп әйтеп куя һәм син ирексездән «ышана» башлыйсың. Ул ни дигән сүз?! Бүгенге көннән үк бәйрәмгә әзерләнә башлау. Быел Яңа ел чыршылары 21 декабрьдә кабыначак һәм матур чараларга старт биреләчәк. Ә чаралар аеруча кызык­лы. Барысын да ачып салмыйча, кайберләрен генә искәртеп китәм. Һәр ел ахырындагыча, район башлыгы сәләтле балалар белән очраша. Олимпия утының безнең төбәккә төп-төгәл 30 декабрьдә килеп җитүен генә күр, заказ биреп куйганнармыни?! Бу уңайдан Зөя утравында искиткеч күңелле бәйрәм булачак. Олимпия утын каршы алу үзе аерым бер сценарий буенча барачак, ә менә Төп чыршы уты әлеге факелдан кабыначак.
Шәһәрдә төп бәйрәм «Родина» мәдәният сарае (анда балалар чыршысы куелачак) каршында түгел, ә бәлки, «Авангард» стадионында булачак. «Чыршы»ның яңа металл конструкциясен Горький исемендәге заводта монтажлыйлар. Шулай ук Кыш бабай белән Кар кызы өчен сәхнә дә әзер. Быел, чыршының бер өлеше сүтелмичә стадионда калдырылып, дизайнерлар аны төрле утлар белән балкытып, җәе буе биредә ял итүчеләрнең күзен иркәләп торачак. Шулай ук, традиция буен­ча, 9нчы лицей янында да чыршы үз урынын алачак.
Быел шәһәр һәм районның 23 меңнән артык баласына Кыш бабай бүләк әзерли. Балалар аны һәр баланың яшенә карап оештырылган кичәләрдә сакаллы тылсым иясенең үз кулыннан алачак.
Әйе, бәйрәм килә! Тышта әле җылы, кары юк, дип тормый. Ә безгә елны йөзне кызартмый торган нәтиҗәләр белән төгәлләп куясы гына кала. Кыш бабай «чеметтермәсен» өчен, 1 ай вакыт бар әле барын...
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев