Яшел Үзән

Кан тапшырып, авыру балаларга син дә булыш!

Һәркайсыбызның тормышында төрле вакытлар булырга мөмкин. Кемгәдер ярдәм кулы сузарга теләгән чак­лар да була. Әмма без еш кына кая барырга, нәрсә эшләргә белмичә аптырап калабыз. Безнең шәһәрдә яшәүчеләр озакламый онкология авырулы балалар өчен кан тапшыру буенча хәйрия акциясендә катнаша ала.

Инвалид балаларга ярдәм күрсәтү «Нур» хәйрия фонды «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының респуб­лика кан үзәге» ГАУЗ белән бергә 7 августта 8 сәгать 30 минуттан 13 сәгатькә кадәр Горький исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйданда Татарстан Респуб­ликасы дәваханәләре балалары-пациентлары өчен кан тапшыру буенча «Йөрәге тибәчәк» дигән акция уздыра. Гоголь урамындагы Җәмигъ мәчете барлык донорлар өчен чәй табыны әзерли.
Әлеге хәйрия акциясендә катнашырга, дәваханәләр палаталарында донор каны көтеп тилмереп яткан авыру балаларга ярдәм итәргә теләүчеләрне чакырабыз. Кан тапшырып, сез авыру балаларны үлем тырнагыннан коткарып калачаксыз!

Барчагызны да көтеп калабыз! Донор булыгыз! Кан тапшырыгыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: