Яшел Үзән

Июльдән яңача исәпләүләргә күчәбез

Күптән түгел Яшел Үзән Торак-коммуналь хезмәте департаментында журналистлар белән аның җитәкчесе Олег Анисимов очрашып, көн үзәгендә торган берничә яңалыкка ачыклык кертте. Ниһаять, агымдагы елның 1 июленнән күп катлы йортларда лифттан файдаланган һәм шулай ук чүп-чар түккән өчен бәяләрне кеше санына карап түгел, ә торакның квадрат метрына карап түләтә башлаячаклар. Мондый...

Күптән түгел Яшел Үзән Торак-коммуналь хезмәте департаментында журналистлар белән аның җитәкчесе Олег Анисимов очрашып, көн үзәгендә торган берничә яңалыкка ачыклык кертте.

Ниһаять, агымдагы елның 1 июленнән күп катлы йортларда лифттан файдаланган һәм шулай ук чүп-чар түккән өчен бәяләрне кеше санына карап түгел, ә торакның квадрат метрына карап түләтә башлаячаклар. Мондый исәп-хисап РФ Торак кодексының 156нчы маддәсендәге 7нче пунктка (бу закон 2005 елда ук гамәлгә кертелгән булган) ярашлы рәвештә алып барыла.
Бу үзгәреш бәяләрнең һәм түләүләрнең артуына китерәчәкме соң? Департамент җитәкчесе аңлатуынча, торак фондын тоткан өчен түләүләр тулаем алганда элеккегечә калса да, исәпләүләр башкача алып барыла: кемгәдер хәзер күбрәк, кемгәдер азрак түләргә туры киләчәк. Иң беренче чиратта, пропискада яшәүчеләре күп, ә фатирының квадрат метры азрак булганнар отачак.
Яшел үзәнлеләргә җылылык өчен 12 миллион 700 мең сум өстәп түләргә туры киләчәк. Энергетикларга бу бурыч узган елның октябреннән 136 күп катлы йортта яшәүчеләрнең җылылык өчен исәпләү приборлары буенча түгел, ә уртача күрсәткечләр буенча түләве аркасында барлыкка килгән. Нәтиҗәдә 2011 ел буенча исәп-хисап факттагы кулланган хезмәткә ярашмаган һәм хәзер менә шуны яңадан исәпләп өстәп түлисе була. еләр исәп-хисапны счетчик буенча ясаса, җәй көне түләү бөтенләй алынмаган. Ә октябрьдән декабрьгә кадәр уртача күрсәткечләр буенча түләп, түләүләрдә аермалык килеп чыккан. Яңа исәпләүләрне яшәүчеләр май ае өчен килгән квитанцияләрдә күрәчәк.
Факт буенча түләүне бетерү, бер яктан, кышкы салкын чорда «пик» түләүләрне юкка чыгарса, икенче яктан, яшәүчеләр үзара исәпләүләрдәге үтәкүренмәлелекне югалта. Дөрес, департамент җитәкчесе сентябрьдән җылылык өчен түләүләрнең тагын исәпләү приборлары буенча алып барылачагын ышандыра.
Быелгы капиталь ремонт исемлегенә 36 күп катлы йорт кертелеп, шуларның 20сендә (шәһәрдә - 14) ремонт комплекслы алып барыла. Дүрт күп катлы йортта лифтларны яңартачаклар. 5 майдан шуларның 14е файдалануга да тапшырылган инде.
Капиталь ремонт өчен быел акча узган еллар белән чагыштырганда азрак бүлеп бирелгән - 187 миллион 900 мең сум. Әгәр дә эшләр әйбәт барса, безнең район 50 миллион сумлык бонуска исәп тота ала. Аны республика бюджетыннан яхшы эш алып барган муниципалитетларга бүләк буларак бирәчәкләр. Бүгенге көндә капиталь ремонтка бирелгән акчаның 40 миллион сумы үзләштерелгән инде. Эшләрнең бу көнгә яртысы эшләнеп, капремонтны план буенча 1 июльгә тәмамларга җыеналар. Әгәр дә киләсе елда финанслаулар шул дәрәҗәдә калса, бөтен акчаны тишек түбәләрне ремонтлауга тотарга уйлыйлар.
Олег Анисимов күбебезне кызыксындырган тагын бер сорауны җавапсыз калдырмады. Ул бердәм квитанцияләрне почта бүлекләре аша түләү мәсьәләсе буенча тагын сөйләшүләр алып барылачагын әйтте. Анысы нинди нәтиҗә бирер, әлегә билгесез. Әйтүләренчә, мондый проблема республикада безнең районда гына яшәп килә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: