Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Исток» – яшүсмерләр берләшмәсе ул

«Исток» яшьләр клубында шөгыльләнүче Артур Батыршин һәм Павел Решеткин Идел буе федераль округы беренчелегендә яткан килеш штанга күтәрү буенча яшүсмерләр арасында мактаулы II урын алды. Александр Михайлов пауэрлифтинг буенча Ульяновскида узган Идел буе федераль округы беренчелегендә, I урынны яулап, шәһәр данын арттырды. Вадим Герасимов та, халыкара шашка буенча Татарстан Республикасы...

«Исток» яшьләр клубында шөгыльләнүче Артур Батыршин һәм Павел Решеткин Идел буе федераль округы беренчелегендә яткан килеш штанга күтәрү буенча яшүсмерләр арасында мактаулы II урын алды. Александр Михайлов пауэрлифтинг буенча Ульяновскида узган Идел буе федераль округы беренчелегендә, I урынны яулап, шәһәр данын арттырды. Вадим Герасимов та, халыкара шашка буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә II урынны алып, тренерларын уңышлы чыгышы белән сөендерде. Бу яшүсмер егетләр мәртәбәле ярышларда «Исток» яшьләр клубы берләшмәсенең генә түгел, гомумән, Яшел Үзәннең дан-шөһрәтен арттыра.
- Элек шәһәр һәм район предприятиеләре карамагында булган спорт клублары 1995 елда бергә берләште һәм шулай «Исток» яшьләр клублары берләшмәсе оешты, - дип сөйли «Исток» яшьләр клублары берләшмәсе» спорт-сәламәтләндерү юнәлешендә балаларга өстәмә белем бирүче муниципаль учреждение директоры Марсель Гыйбадуллин. - Берләшмәнең төп максаты балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең буш вакытын дөрес оештырудан гыйбарәт. Берләшкәннән соң, 18 ел вакыт узса да, бөтен клублар да сакланып калды һәм алар үсештә.
«Исток»та үз эшенең осталары эшли. «Факел» клубы тренер-укытучысы Сергей Калинкин, мәсәлән, бокс буенча спорт мастерын һәм 2 егетне спорт мастерлыгына кандидат итеп; «Атлет» клубының пауэрлифтинг буенча тренер-укытучысы Иван Крысин 6 спорт мастерын, 12 спорт мастерлыгына кандидат тәрбияләгән.
Авылларда да спорт клубларында шөгыльләнергә теләүчеләр күп. 2011 елда авыл җирлекләрендә 3 яшүсмерләр клубы эшләгән булса, 2013 елның 1 сентябренә аларның саны алтыга җитте. 2011 елда Норлатта «Авангард» клубы ачылса, 2012 елда Осиново бистәсендә «Мечта» яшүсмерләр үзәге эшли башлады.
- 2013 - берләшмә өчен үзенчәлекле ел. Бюджеттан клубларны төзекләндерүгә 7 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирелгән иде, - дип сүзен дәвам итә директор. - Аның бер миллион сумы безнең карамакта булган Муса Җәлил исемендәге лагерьны эшләтеп җибәрүгә тотылган булса, калганы «Диалог», «Афина», «Метеор», «Патриот», «Факел» клубларында төзәтү-төзекләндерү эшләренә сарыф ителде һәм, әйтергә кирәк, байтак эш башкарылды. Моннан тыш, 400 мең сум акча яшүсмер клубларына спорт кирәк-яраклары сатып алуга бирелде.
«Исток» берләшмәсе, клубларны ремонтлау өчен, «Үзеңнең клубыңа булыш!» акциясен дә игълан иткән. Җыелган акчага «Атлет» клубының санузелын һәм душ бүлмәләрен ремонтлауга керешкәннәр дә инде. «Үзеңнең клубыңа булыш!» акциясендә теләге һәм билгеле бер күләмдә матди мөмкинлеге булган һәр кеше катнаша ала. Уй-ниятләре изге - җыелган акчага «Кристалл», «Радужный», «Зеленый Дол» яшүсмерләр клубларын ремонтларга исәпләре бар. Бу максатка якынча 3 миллион сумнан күбрәк акча кирәк.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев