Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Искә алу көне

Бөтендөнья ВИЧ/СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне уңаеннан, Яшел Үзәннең медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре үзәк район дәваханәсе һәм ЗПНД белгечләре белән бергә укучылар өчен 14нче лицейда «түгәрәк өстәл» уздырды. Өлкән сыйныф укучылары каршында табиб-инфекционист, СПИД лабораториясе мөдире, нарколог чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде, анкета тутырылды. Анкета җаваплары 14нче лицей укучыларының әлеге...

Бөтендөнья ВИЧ/СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне уңаеннан, Яшел Үзәннең медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре үзәк район дәваханәсе һәм ЗПНД белгечләре белән бергә укучылар өчен 14нче лицейда «түгәрәк өстәл» уздырды.
Өлкән сыйныф укучылары каршында табиб-инфекционист, СПИД лабораториясе мөдире, нарколог чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде, анкета тутырылды. Анкета җаваплары 14нче лицей укучыларының әлеге тема буенча белемле булуын күрсәтте.
Искә алу көне - эпидемия таралуны кисәтүгә бер адым булудан тыш, беркемнең дә ВИЧ фаҗигасеннән гарантияле сакланмавын күрсәтә. Яшел Үзән районында 405 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлеп, бу көнгә әлеге инфекциядән 69 кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250