Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иртәгә ярминкәләр башлана

22 сентябрьдә Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты карары нигезендә шәһәрдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча көзге ярминкәләр эшли башлый. Көзге ярминкәләр күптәннән урнашкан күркәм гадәт буенча шәһәрдә ике урында - «Табигать хәзинәләре» һәм Мирныйның «Сәүдә ишегалды» базарларында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләячәк. Әлегә бер ай дәвамында эшләр дип исәпләп...


22 сентябрьдә Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты карары нигезендә шәһәрдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча көзге ярминкәләр эшли башлый.

Көзге ярминкәләр күптәннән урнашкан күркәм гадәт буенча шәһәрдә ике урында - «Табигать хәзинәләре» һәм Мирныйның «Сәүдә ишегалды» базарларында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләячәк. Әлегә бер ай дәвамында эшләр дип исәпләп торсалар да, халыкның ихтыяҗы булса, сәүдә итү вакыты озынайтылырга да мөмкин.
Ярминкәдә, иң беренче чиратта, көндәлек кирәкле товарлар арзанрак бәядән сатылачак. Болар, бәрәңге, кишер, суган, чөгендер, кыскасы, төрле яшелчә. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр чагыштырмача арзанрак бәядән сыер, сарык һәм тавык ите, сөт һәм сөттән әзерләнгән ризыклар, атланмай һәм сыек май, йомырка сатуны оештырырга әзер.
- Көзге ярминкәләрдә, зур предприятиеләр белән беррәттән, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче фермерлар, хосусый эшмәкәрләр, яшелчә үстерүче райондашларыбыз да актив катнашыр дип көтелә, - дип сөйли башкарма комитетның сәүдә бүлеге җитәкчесе Алексей Ананьев. - Бүтән төбәкләрдән килүчеләргә дә сату урыны биреләчәк.
Ярминкә, һәрвакыттагыча, җырлы-музыкалы бәйрәмгә әвереләчәк.
Кичә базар бәяләре шуннан гыйбарәт иде. Бәрәңгенең килограммы - 10-14 сум, кишер - 15-20 сум, чөгендер - 18-26 сум, суган - 10-18 сум. Ит, төренә карап, 90 сумнан 350 сумга кадәр.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев