Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ирекле янгын сүндерүчеләр ике йортны саклап калды

Ирекле янгын сагы дружиналары янгын чыккан саен үзләрен аклый. Ирекле командалар, төп бүлекчәләр килеп җиткәнче, янгын сүндерергә беренчеләрдән булып барып җитә һәм хәтта янгынны сүндереп тә куярга мөмкин. Менә шулай, 16 майда төнлә Панау авылының Үзәк урамындагы бер йортта янгын чыга. Бу йортны хуҗалары дача кебек тотып, үзләре Карамалы Тауда...

Ирекле янгын сагы дружиналары янгын чыккан саен үзләрен аклый. Ирекле командалар, төп бүлекчәләр килеп җиткәнче, янгын сүндерергә беренчеләрдән булып барып җитә һәм хәтта янгынны сүндереп тә куярга мөмкин.
Менә шулай, 16 майда төнлә Панау авылының Үзәк урамындагы бер йортта янгын чыга. Бу йортны хуҗалары дача кебек тотып, үзләре Карамалы Тауда яши торган була. Ут чыкканда йортта берәү дә булмый. Күршеләре дә янгынны йортны ут чорнап алгач кына күрә. Күрше йортларга да куркыныч яный. Янгын сагының иң якыны - Татар Танае ДПОсы 3 чакрым ераклыкта гына. Минутлар эчендә ирекле янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына килеп җитә. Алар килүгә йортның инде түбәсе җимерелеп төшә. Йорт өчен көрәшүнең мәгънәсе калмый. Янгын сүндерүчеләр, хәлне тиз арада аңлап, утны күрше йортларга җибәрмәс өчен, бөтен көчләрен куя. 20 минут дәвамында ирекле янгын сүндерүчеләр - Алмаз Вильданов белән Фәрит Әдиятуллин күрше йортларны янгыннан саклый. Озакламый ярдәмгә Норлат һәм Карамалы Таудагы 154нче янгын часте янгын сүндерүчеләре килә. Нәтиҗәдә алар уртак тырышлык белән күрше йортларны уттан саклап кала.
Шуны билгеләргә кирәк, Татар Танае авылы ирекле янгын сүндерүчеләренең бу беренче янгын сүндерүе генә түгел. Былтыр Албаба станциясендә ындыр табагында янгын чыккач, алар 30 тонна кукурузны саклап калды. Исегезгә төшерәбез, Татар Танаенда ДПО узган елның маенда ачылды. Хәзер алар карамагында 11 торак пункт һәм бер мең ярым кеше исәпләнә. Болардан тыш, авыл җирлеге башлыклары карары белән Яшел Үзән муниципаль районда 736 кешелек 76 ирекле янгын сагы дружинасы оештырылды.
Резидә Йосыпова,
ТР буенча ФПСның 8нче отряды матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев