Инкассатор Игор Богаченко һәм аның җинаятьтәшен 2 айга кулга алдылар
Яшел Үзән суды инкассатор Игорь Богаченко һәм аның җинаятьтәше Илья Кострубинны 1 ай да 23 көнгә - 23 мартка кадәр кулга алу турында карар чыгарды.
Суд ябык ишекләр артында үтте. Суд залында Богаченко журналистлар камерасыннан йөзен яшерүе һәм бирелгән сорауларга үз-үзенә ышанмаган хәлдә җавап бирүе белән истә калды.
Илья Кострубин, киресенчә, үзен иркен тотты. "Утырышны журналистлардан башка уздырырга ризамы?" - дигән сорауга ул, горур гына: "Бик яхшы, мин риза!" - дип җавап бирде.
Фото: prokazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев