Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илнур Әхмәтҗанов китте, Ирек Хәйруллин сайланды

«Күгәй» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында күп еллар эш оештырып җитәкчелек иткән Илнур Хәсипҗан улы Әхмәтҗанов лаеклы ялга чыкты. Күгәй авылы халкы 4 февраль көнне, җыелышка җыелып, яңа рәис сайлады. Ул - шушы авылда туып үскән Ирек Галим улы Хәйруллин. Сагышлы җыр кебек моңсу башланды җыелыш. Күгәйлеләрнең биредә чирек гасыр эшләп...

«Күгәй» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында күп еллар эш оештырып җитәкчелек иткән Илнур Хәсипҗан улы Әхмәтҗанов лаеклы ялга чыкты. Күгәй авылы халкы 4 февраль көнне, җыелышка җыелып, яңа рәис сайлады. Ул - шушы авылда туып үскән Ирек Галим улы Хәйруллин.
Сагышлы җыр кебек моңсу башланды җыелыш. Күгәйлеләрнең биредә чирек гасыр эшләп ихтирам-хөрмәт казанган җитәкчеләреннән аерыласы килми иде. Яраткан рәисләренә халык өчен тырышканлыгы өчен рәхмәт белдереп, җыелышка хат та юллаганнар иде кайбер өлкән яшьтәгеләр.
Илнур Хәсипҗан улы лаеклы ял яше җитүгә нигә эшеннән китәргә уйлады икән соң? Зур тәҗрибәсен кулланып, саулык сәламәтлеге булгач, эшләргә дә эшләргә иде әле. Билгеле, болай аптыраучылар күп булгандыр. Үзе исә бу сорауга җавапны бер җөмлә белән генә әйткән икән:
- Артист халык бердәм кул чапканда китәргә тиеш!
Мин бу турыда җыелыш башланыр алдыннан клубка килгәннәрдән кызыксынып белдем.
Әйе, китә белергә дә кирәк. Җыелышта исәп-хисап чыгышы ясагач, Илнур Әхмәтҗановка тәтегән алкышлар теләсә нинди сәхнә кешесен дә көнләштерерлек кайнар яңгырады шул. Аның чыгышын «Күгәй» хуҗалыгының хәлен уртага салып ачыктан-ачык сөйләшү дисәң дә ярар иде, минемчә.
- Үзегез дә беләсез, мәгълүм үзгәртеп корулардан соң авыл хуҗалыгына авырлык өстенә авырлык кына килеп торды. Инде менә егерме елдан артык кризиста без - күтәрим дип тотынган эшләргә акча җиткерә алмыйча иза чигәбез. Сигез ел элек «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте составына кереп чыгу бөтенләй кыен хәлдә калдырды безне. Анысына мин тулысынча үземне гаеплим. Түрәләрнең вәгъдәләренә артык нык ышандым. Имеш, олы хуҗалык ышыгында тормыш алып баруы җиңеләя... Югыйсә, кеше арбасына утырып җайлы гына оҗмахка кереп булмавы көн кебек ачык иде дә, нишлисең, терсәкне тешләп булмый шул. Үзебезгә тырышырга, үзебезгә көн күрергә кирәк иде, билгеле. Дөрес, авыл халкы сынмады, бирелмәде. Егылган җирдән әкренләп күтәрелдек. Менә шуның өчен Күгәй халкына рәхмәтем зур минем. Авылыбыз халкы тырыш. Менә мисалга әйтим, әле көз көне генә ике егетебез бер мең гектар җирдә урып-җыюны үз вакытында төгәлләп куйды. Югары җитештерүчәнлек түгелме бу?!
Узган ел игенчелек әйбәт табыш бирде: бөртеклеләрне барлыгы 1200 тонна җыеп алдык һәм ашлыкны уңышлы гына саттык. Ел буена савылган сөт тә 500 тоннадан артып китте. Гомумән, хуҗалыкның әйләнештәге акчасы 11 миллионга җитте. Болар бар да сезнең фидакарь тырышлыгыгыз нәтиҗәсе. Дөрес, проблемалар да җитәрлек. Техника искерде, фермаларның да эчен-тышын төзекләндерү сорала. Яңа җитәкче бу эшләрне истә тотсын иде. Ышанам: хуҗалык югалып калмас, күрсәткечләре үргә менәр. Ничек кенә авыр чакларда да зарланмадык, тез чүкмәдек. Үзебез эшләдек һәм, иң мөһиме, авылны саклап калдык! - дип сөйләде Илнур Хәсипҗан улы.
Ачыктан-ачык сөйләшүгә сусаган халык дәррәү кул чапты аңа.
Эшен тапшырып, исәп-хисап ясаучы мөхтәрәм рәиснең сүзләрен күзәтү советы саннар белән раслады. Шуннан соң җыелышның икенче төп өлеше - сайлау башланды. Халыкка ике кандидат - шушы хуҗалыкта агроном булып эшләүче Шәүкәт Гыйләҗев һәм Күгәй авылында туып үскән эшмәкәр Ирек Хәйруллин тәкъдим ителде. Күпчелек Ирек Хәйруллинга тавыш бирде. Тавышлар аермасы зур иде, шуңа күрә җыелыштан соң сөйләшкән егетләрдән ни өчен аңа тавыш бирүләрен сораштым. Ул уңышлы эшмәкәр, аның техниканы яңартуына өметләнәбез, дип аңлатты алар. Өметләре аклана күрсен, билгеле.
Мәдәният йортында, яңа рәис белән танышып, аңа сорау бирергә дә җай чыкты.
- Ирек, сайлауда җиңүең белән котлыйм һәм беренче итеп үзеңә нинди максат куясың, нинди эшкә тотынырга телисең? - дип кызыксындым.
- Халык ышанычын аклап эшлисем килә. Үзебезнең авылны яхшы беләм инде мин: чын-чынлап абруең булса гына халыкка сүзең үтәчәк. Ә төп максатым болай дип әйтә алам: тырыш хезмәткә лаеклы хезмәт хакы!
«Күгәй» хуҗалыгының отчет-сайлау җыелышы менә шулай төгәлләнде. Киләсе 5 елда анда эшне Ирек Галим улы Хәйруллин оештырачак. Җыелышта йомгаклау сүзен районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин сөйләде һәм Илнур Әхмәтҗановка район җитәкчелегенең Мактау грамотасын тапшырды.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев