Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиләкле, печәнле авыл мәшәкатьләре

Күз ачып йомганчы җәйнең беренче ае үтеп тә китте.

Авыл кешесе өчен иң кызу эш атналары: печән өсте, җиләк вакыты, бакча мәшәкатьләре... Әнә шуны күздә тотыптыр инде, җитәкчеләр дә, шәһәр халкы да авыл кешесенең кырыкмаса кырык төрле хезмәтен, ризыкның нинди авырлыклар белән табынга килеп утыруын белеп торсыннар диптер, дүшәмбе киңәшмәсендә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншинны халык алдына чакырдылар - район киңлекләрендәге авыл хуҗалыгында эшләр ни хәлдә?
Ә җитәкче барысы да ал да гөл дип белдермәсә дә, авыл кешесенең тырыш хезмәт нәтиҗәсен күрсәтә алды, дип саныйбыз.
Быел иген 40 мең гектар мәйданда чәчелгән. Алар матур гына тишелеп, игенченең күзен иркәли, мул уңыш вәгъдә итә. Бүгенге көндә 20100 гектар - чүп үләненә, 5600 га - корткычларга, 7700 га авыруларга каршы эшкәртелгән. Тукландыру эшләре дә тулы куәтенә бара.
Терлекләрне бер типта гына ашатучылар - «Кызыл Шәрык» җәмгыя­те филиалы «Заволжье» ширкәте һәм «Авангард» җәмгыяте иң беренче чиратта сенаж салу, калганнар печән әзерләү белән мәшгуль. 26 июльгә барлыгы 26000 тонна сенаж, 2700 тонна печән әзерләнгән. Хуҗалыклар 25 майдан ук терлек азыгы әзерләүгә керешкән иде, күпьеллык үләнне беренчел чабып та бетерделәр инде. Хәзергә 9593 тонна терлек азыгы әзерләнде, бу шартлы бер баш терлеккә 7,1 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз.
Шәхси секторда да терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара. Бу тармакта 3612 баш эре терлек исәп­ләнә, шуларның 1806сы - сыер. Авыл кешесе күктән төшкәнне көтеп ятмый, үз тырышлыгы белән көн күрә. Районның күмәк хуҗалыкларында печән әзерләү өчен нибары 20 берәмлек пресс булса, Яке, Карагуҗа һәм Бишнә халкының өчесенә бергә 25 пресс исәпләнә.
- Район халкы терлек азыгы белән тулысынча тәэмин ителәчәк, - дип рапорт бирә Таһир Җиһаншин.
Дөрес, дип расларга телибез без дә. Хәзер авыл кешесенең бик сирәге чалгы тотып болынга чыга. Күпчелек авылда үз транспорты булучыларга гозерле: печәнне чабарга, прессларга, алып кайтырга кирәк бит. Акча дигәне алдан йөри, әлбәттә. Ә ул бездә, кем әйткәндәй бер букча: авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, бүген районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә якынча 2740 кеше эшли. Аларның уртача хезмәт хакы - 25730 сум. Барысы да 25әр мең сум алып эшли икән дип уйлаучыларга, шуны җиткерәбез: хезмәт хакы төрле хуҗалыкта, эшләренә карап, төрлечә. «Күгәй» хуҗалыгында бу сан 11000 сум булса, «Майский» ширкәтендә 35500 сум.
- 2016 елның 27 июненә хезмәт хакы буенча бурычлар юк, - дип белдерә районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин.
Гөлкәй Кәримова
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев