Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиләк җыеп калыгыз

Кайный базар... Халык берсен-берсе күрми, күз әле җиләккә төшә, әле кыярга! Мин озын җиңле, чип-чиста ап-ак күлмәк, кара чалбар киеп, чәчен майлап артка тарап куйган ир янына килеп бастым. Беренчедән, миңа аның кыяфәте бик мәзәк тоелса, икенчедән, базар лавкасына тезеп куелган, өеп бакча җиләге тутырылган ун чиләге шаккатырды. Җиләге берсеннән...

Кайный базар... Халык берсен-берсе күрми, күз әле җиләккә төшә, әле кыярга!
Мин озын җиңле, чип-чиста ап-ак күлмәк, кара чалбар киеп, чәчен майлап артка тарап куйган ир янына килеп бастым. Беренчедән, миңа аның кыяфәте бик мәзәк тоелса, икенчедән, базар лавкасына тезеп куелган, өеп бакча җиләге тутырылган ун чиләге шаккатырды. Җиләге берсеннән берсе эре, шалкан кадәрләр мин сиңа әйтим!
- Хатын шулай киендерде мине, үләм, эссе! «Сатып алучы башта сатучының кыяфәтенә карый!» - ди. Авыл кырыендагы бакчабызда кечкенә генә өч түтәл бакча җиләге үстерәбез. Быел уңышны җыеп бетереп булмый шуның. Нишләп дип, бер уем бар инде барга... Авыл янындагы кырга «аэроплан» ашлама сиптерде бик каты. Безнең бакчага да тимәде микән җиле дип уйлыйм әле менә. Ярар, кешегә сөйләп йөрмә. Җиләкнең килограммы 200 сум. Апаң бәяне төшермәскә кушты!
Аласы җиремнән кире уйлап, рәт буенча киттем. И күп җиләк! Җир җиләге юк. Ни гаҗәп: ике урында каен җиләге саталар, бер сыра стаканы - 180-200 сум. Черника дигәненең килограммы 350 сум. Инде чия белән карлыган да сатуга чыккан, килограммы 150 сум.
Чиләк-чиләк җиләк базар урнашкан урамга ташып чыккан. Стаканнар да җирдән бераз гына күтәртелгән тартма өстендә. Ә халык кайный базарда: аяк астында - мәңге асфальт күрмәгән туфрак җир. Башмаклардан тузан күтәрелә, ул җир җиләгенә куна, кайсыдыр сатучының бидоны авып, җиләге җиргә сибелә... Әй Аллаһым, әле кайда җыелган да кем җыйгандыр. Зәңгәрләнеп шешенгән апайлар күренми күренүгә. Хәер, алар җиләк белән маташып тормыйлардыр, авызга гына җыялардыр. Ә менә ландышларны бик күп саттылар быел яз.
Кыскасы, җиләк базары гөрли, кемдер алдый, кемдер алдана...
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X