Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ике ярдан кычкыралар миңа

Паром кайда югалды? Яшел Үзән районы территориясе белән бик үзенчәлекле район: чал Идел аны икегә бүлеп куйган. Шуңа күрә район турында сүз чыкканда Норлат зонасын Иделнең аръягы дип, шәһәр ягы авылларын совхоз зонасы авыллары дип йөртәләр. Районның шулай икегә бүленүе халык өчен аерым кыенлыклар тудыра. Елга өзеклегенә кадәр - Идел...

Паром кайда югалды?
Яшел Үзән районы территориясе белән бик үзенчәлекле район: чал Идел аны икегә бүлеп куйган. Шуңа күрә район турында сүз чыкканда Норлат зонасын Иделнең аръягы дип, шәһәр ягы авылларын совхоз зонасы авыллары дип йөртәләр.
Районның шулай икегә бүленүе халык өчен аерым кыенлыклар тудыра. Елга өзеклегенә кадәр - Идел аша йөрүче паром һәм кыш көне, елга аша боз кичүе эшләп торганда бу кыенлык әлләни сизелми дә кебек. Тик менә быел эшләр хөрти - паром ремонтта. Норлат зонасы авылларыннан авыруларны үзәк дәваханәгә китереп җиткерү, почта ташу, рәсми оешмалар вәкилләренең авыл җирлекләренә килеп җитүе, һәм, ниһаять, халыкның (аңа да чират җитте!) шәһәргә юлы сәгать ярымга озаккарак сузыла. Кеше гомерен минутлар хәл иткән вакытта паромын да, шушы проблеманы хәл итмәүче җитәкчелекне дә аты-юлы белән сүгә рульдә утыручы. Һәм рульдәгеләр генә түгел.

Петр Писарев, «Яшел Үзән» газетасы редакциясе машина йөртүчесе:
-Безнең хезмәткәрләрнең авылдан кайтып кергәннәре юк, гел юлда. Паром эшләгәндә әллә ничә авылга җитешәләр иде, хәзер Акъегеткә барып кайтыр өчен күпме бензин, күпме нервы кирәк!

Җәүдәт Минһаҗев:
-Ә минем паром көтеп торырга нервым түзми. Бер вакыйга аеруча истә калган. Олы малайга 3 яшь иде, борчылды. Көзге салкын вакыт. Паромы да акрын йөри, әйләнгеч юлы да юк иде ул вакытта. Авылдан килгәндә 3 сәгать ярым паром чиратында тордык. Инде монысына керәбез, шөкер дип, соңгы машина булып, кереп урнаштык. Паром кузгалып кына китте. Шунда районнан кайтып килүче ул вакытта администрация башлыгы машинасы килеп туктап, паромны туктатты һәм минем «Запорожец»ны чыгарып, үзе паромга кереп утырды. Шуннан бирле паромга да, җитәкчеләргә дә аллергия минем!

Илһам Зәйнуллин, Горький исемендәге завод эшчесе:
-Шушы көнгә кадәр паромның йөрмәвенә бик гаҗәпләнәм. Самый акча эшли торган вакытлары бит! Юлны кыскарта ул кыскартуын, әмма билет бәясе дә шактый. Минем, мәсәлән, әйләнгечтән кайтканда да юл бәясе, бензины дип әйтүем, шул бәягә төшми.

Әлфия Габитова, хуҗабикә:
- Мин пассажирка гына. Әмма сорагач, үз фикеремне җиткерәсем килә. Паромның шулай озакка югалуында җитәкчелекнең дә битарафлыгы сизелә. Яхшы эшлиләр иде бит. Халык паром хезмәтеннән бик нык файдалана. Мин эшсез булсам да, аны гына аңлыйм: бу бит район бюджетына керә торган акча да!
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев