Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ике меңлектә Казан Кремле булырмы? Тавыш бирик!

Бу акчалар 2017 елда чыгарыла башлый.

Әлегә 200 һәм 2000 сумлык купюраларда нәрсә төшереләсе билгеле түгел. Моны Россия халкы хәл итә һәм без дә үз өлешебезне кертә алабыз. Чөнки яңа акчаларда Казан Кремле яки Казан (Идел буе) федераль университеты күренешләре дә урын алырга мөмкин.

Россия үзәк банкы әлеге уңайдан бәйге игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга кәгазь акчаларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк. Тавыш бирүнең беренче этабы " http://твоя-россия.рф" сайтында 28 июльгә кадәр дәвам итә. Даими кулланышта булган акчаларда яраткан шәһәреңне күрү үзе ни тора. Моның өчен бары тавыш бирергә генә кирәк.

Бәйгедә Facbebook, "ВКонтакте" яки "Одноклассники" социаль челтәрендәге битегезне кулланып, яки мобиль телефон аша теркәлү узып, тавыш бирергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны " http://твоя-россия.рф" сайтында белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев