Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игътибар һәм хөрмәт – иң зур бүләк

Өлкәннәр көне якты бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Бу көнне гадәттә лаеклы ялда булган хөрмәтле кешеләр олылана, аларның коллективта эшләгән еллары һәм күрсәткән хезмәтләре искә алына. Бу бәйрәм кешелеклелек, өлгергәнлек, рухи байлык көне дә әле ул. Татарстанда 1 миллионнан артык пенсионер яши. Ә Яшел Үзәндә аларның саны 40 меңнән артып китә....


Өлкәннәр көне якты бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Бу көнне гадәттә лаеклы ялда булган хөрмәтле кешеләр олылана, аларның коллективта эшләгән еллары һәм күрсәткән хезмәтләре искә алына. Бу бәйрәм кешелеклелек, өлгергәнлек, рухи байлык көне дә әле ул. Татарстанда 1 миллионнан артык пенсионер яши. Ә Яшел Үзәндә аларның саны 40 меңнән артып китә.


Теләсә-кайсы коллективның уңышы күп очракта, оркестр дирижеры кебек, җитәкчедән тора. Баш дәүләт ветеринария инспекторы, Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Физзәт Фәхретдиновка бу сүзләр аеруча туры килә.
Ветеринария хезмәте башында грамоталы, тәртипле, намуслы кеше торса, барысы өчен дә әйбәт. Җитәкче һәр җирдә тәртип булдырырга тиеш, чөнки башкача булганда, эш уңышлы бармаячак. Менә шуңа күрә Физзәт Имаметдин улы эш урынында эленке-салынкылыкны сөйми.
Өлкәннәр көнендә чакырылган пенсионерларны Физзәт Имаметдин улы ветеринария берләшмәсенең капка төбеннән үк үзе каршы алды. Башта, барыбызны да үз бүлмәсенә алып кереп, коллектив һәм ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камалов исеменнән бәйрәм белән котлады, барыбызга да исәнлек-саулык, имин көннәр теләде. Аннан соң берләшмәнең профком рәисе Светлана Сутулова да җыелучыларга котлаулар җиткерде.
Очрашуыбыз чәй өстәле артында дәвам итте. Анда сүз «яшь» пенсионер, ветеринария берләшмәсенең элеккеге җитәкчесе Расыйх Хәлиловка бирелде. Ул да, үз чиратында, барлык җыелучыларны шушы бәйрәм белән котлады. Аксакал ветеринария табибы Георгий Харитонов истәлекләре белән уртаклашты. Ул ветеринария табибы һөнәренең бик катлаулы, җаваплы, кызыклы һәм шул ук вакытта куркыныч булуын билгеләде.
Кызыклы истәлекләр белән бергә күңел дә ачтык. Анда гармун моңы астында җырладык та, биеп тә алдык, өлкән яшьтә без дип тормадык. Бәйрәм әле болар белән генә бетмәде, безгә коллектив акчалата бүләкләр дә әзерләп куйган иде. Без аннан, көндәлек ыгы-зыгыдан аерылып, онытылып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Барлык өлкәннәр исеменнән Яшел Үзән ветеринария берләшмәсе җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә безгә шундый хөрмәт һәм игътибар күрсәткәннәре өчен, рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәмне алар чират үтсен дип түгел, ә эчтәлекле, матур һәм кызыклы итеп оештырды. Өлкәннәргә игътибар һәм хөрмәт - иң зур бүләк.
Ринат Шәрипов,
ветеринария берләшмәсенең элеккеге табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев