Яшел Үзән

ИГЕНЧЕЛӘР ТЕРЛЕКЧЕЛЕКНЕ КАЙГЫРТА

Арыш-бодай, арпа-борчак кебек бөртеклеләр районның 12740 гектар җирендә чәчелгән. Хәзерге көндә барысы 35 комбайн кырда ашлык ура. Җыелган уңыш, нигездә, фуражга, ягъни терлекләрне кышын ашату өчен ризык әзерләүгә тотыла. Район урнашкан җирнең үзенчәлеге шул. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, Яшел Үзән терлек асрау белән көн күрүче районнар...


Арыш-бодай, арпа-борчак кебек бөртеклеләр районның 12740 гектар җирендә чәчелгән. Хәзерге көндә барысы 35 комбайн кырда ашлык ура. Җыелган уңыш, нигездә, фуражга, ягъни терлекләрне кышын ашату өчен ризык әзерләүгә тотыла. Район урнашкан җирнең үзенчәлеге шул. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, Яшел Үзән терлек асрау белән көн күрүче районнар рәтенә керә. Статистика саннары белән дә дәлилләргә була моны: әйтик, республика буенча 100 гектар җиргә, уртача исәпләгәндә, 20 сыер туры килсә, безнең район буенча бу күрсәткеч 37гә җитә.
ыклар мөстәкыйль эш йөртә башлагач, һәр эшкә керем-чыгымнарын исәпләгәннән соң гына керешә. Шул ук борчак йә арыш кебек бөртеклеләрне урырга, өлгерү дәрәҗәсенә карап, һәр басуга аерым вакытта керәләр. Берочтан инде барысын да урып алыйм дип тотынганда, дымлырагын озак киптерергә туры киләчәк. Киптергечне эшләтергә яндырылган кыйммәтле солярка кесәгә сугуын хуҗалыклар яхшы белә, әлбәттә.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе шуңа күрә дә инде бар хуҗалыкларның да акны-караны күрмичә, берьюлы урып-җыюга керешүләрен һәм аны тизрәк, тәмамлауларын таләп итми. Һәр басуның үз вакыты.
Әлбәттә, урып-җыю эшен тиз башкару өчен техниканы һәм аларны йөртүче белгечләрне әзер тотарга кирәк. Бу яктан район хуҗалыклары шактый яхшы хәлдә дип әйтергә була. Монысын без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Вильям Хәмитов белән 2 августта йөреп чыккан хуҗалыкларда күрдек.
«Прогресс» җәмгыятендә урып-җыюга 3 комбайн әзерләнгән. Менә-менә көзге арышны урырга керешәчәкләр, 400 гектар тәшкил иткән арыш басуының тиешле дәрәҗәдә җилләвен генә көтәләр анда. Көннәр коры торса, ике көнлек эш ул безгә, дип белдерде хуҗалык агрономы Рәфис Насыйбуллин. Хуҗалык терлекләренә печән һәм сенажны җитәрлек күләмдә әзерләгән, халыкка да 8әр төргәк печән тараткан инде. Язын чәчкән культуралары - 200 гектар бодай, 270 гектар арпа, 130 гектар солы - бигрәк тә өметле икән. Боларын суктырырга августның уннарында керешәчәкләр.
«Алтын башак» агрофирмасы да чит илдә ясалган куәтле «АСROS» комбайнын һәм ике «КамАЗ» машинасын көйләп куйган. Икешәр смена эшләргә махсус отряд оештырылган. Эшләре өзелмәсен өчен, эшчеләр көненә дүрт тапкыр ашатылуын да әйтергә кирәк биредә. Махсус отряд үзен эштә күрсәтеп өлгергән инде. Җәмгыятьнең директоры урынбасары Илдус Рәшит улы Җәләлов әйтүенчә, 720 баш мөгезле эре терлек һәм шул исәптән, 290 баш савым сыеры булган фермага кышлау өчен печән һәм сенажны бик кыска вакыт эчендә әзерләп куйган алар. Барысы 360 тонна печән, 2300 тонна сенаждан тора бу кышкы азык. Тагын 2 мең тонна сенаж салырга уйлыйлар икән. Әле тагын 40 гектар җирдә борчак-вика катнашмасы, 420 гектар арпа, 150 гектар көзге бодай урасылары бар бит. Хуҗалык хезмәткәрләре дә онытылмаган. Теләгән кешегә җәен үстерергә бозаулар бирелгән һәм кышлыкка 5әр кәтүк печән һәм арпа саламы таратылган. Теләгәннәргә, шулай ук, ел дәвамында кирәк кадәрле фураж һәм солы яздырып бирү мөмкинлеге дә каралган. Шулай итеп, «Алтын башак»та әйбәт табигать шартларын көтеп тик утырмыйлар. Әле менә көзге ашлык чәчүгә 280 гектар җирне әзерләп куйганнар. Чәчеләсе орлык та махсус эшкәртелү үткән, вакыты җиткәч, җир куенына кертелергә әзер ул. Шулай ук терлек фермаларын төзекләндерү эшләре дә бара хуҗалыкта.
Ильяс САЛИХҖАН
тулырак варианты 61нче санда

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: