Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиденче «Грачонок»ка нигез салынды

Яшел Үзәндә Хәрби-Диңгез флоты көнен ел саен көтеп алалар һәм аны традиция буенча күңелле итеп уздырып җибәрәләр. Аңа хәтта туктамыйча яуган яңгырлар да комачауламый. Бәйрәм чаралары шимбә көнендә үк башланып китте. Аның кысасындагы беренче тантаналы вакыйга А.М.Горький исемендәге заводта булды. Монда диверсиягә каршы катерлар сериясеннән җиденче катерга нигез салынды. Аның...

Яшел Үзәндә Хәрби-Диңгез флоты көнен ел саен көтеп алалар һәм аны традиция буенча күңелле итеп уздырып җибәрәләр. Аңа хәтта туктамыйча яуган яңгырлар да комачауламый. Бәйрәм чаралары шимбә көнендә үк башланып китте.
Аның кысасындагы беренче тантаналы вакыйга А.М.Горький исемендәге заводта булды. Монда диверсиягә каршы катерлар сериясеннән җиденче катерга нигез салынды. Аның беренчесен яшел үзәнлеләр 2008 елда төзи башлаган. Ул хәзер Ленинград хәрби-диңгез базасы составында хезмәт итә. Катер портларны, хәрби-диңгез базаларын саклау һәм шулай ук су асты диверсион көчләренә каршы тору өчен уйланылган. Алдагы көндә генә завод шундый катерларның чираттагысын сынауга җибәргән.
Җиденче «Грачонок»ка нигез салу тантанасында предприятиенең генераль директоры Ренат Мистахов горькилыларны икеләтә бәйрәм белән котлап: «Без һәр продукцияне күңел салып эшлибез. Безгә ышаныч белдергән һәм заказлар биргән Россия Федерациясе Оборона министрлыгына, республика хөкүмәтенә рәхмәтебез зур. Заказ күбрәк булган саен безнең дә көч арта, производствоны модернизациялибез, йортлар төзибез», - диде ул.
ТР сәнәгать министры Равил Зарипов шулай ук завод хезмәткәрләренә бәйрәм котлаулары җиткереп:
- Бу кораблар безне еракка танытты һәм алар бик әйбәт эшли. Менә хәзер дә цехлар буенча йөреп, без предприятиенең үсешен күреп шатландык. Завод хәзер, безнең балалар һәм оныкларның киләчәге турында уйлап, алга бара, - диде.
«Грачонок» сериясендәге катерлар нигездә Кара диңгез һәм Балтыйк флотында хезмәт итә. Бүгенгесе 12 ай эчендә төзелеп (алдагылары 18әр ай төзелгән), Каспий флотилиясенә җибәреләчәк.
РФ Хәрби-Диңгез флотының Каспий флотилиясе штабы җитәкчесе контр-адмирал Виталий Михайлов, заводта эшләүчеләргә бәйрәм котлаулары җиткереп, Каспий флотилиясе морякларының бу катерның төзелеп бетүен түземсезлек белән көтүен белдерде.
Әлеге тантана ахырында Россия Хәрби-Диңгез флоты өчен кораблар төзү һәм тапшыруга өлеш керткән завод хезмәткәрләре бүләкләнде, ә 81236нчы хәрби часте вәкилләрен «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.
Әлеге тантанага А.М.Горький исемендәге мәдәният сараенда яңа өйләнешкән парларның тантаналы язылышуы, спорт ярышлары һәм кичке бәйрәм чаралары тоташты. Теманың дәвамы киләсе санда булачак.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев