Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңүчеләр арасында – безнекеләр!

Шушы көннәрдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «Газета-журналларга язылган өчен - телевизор» акциясенең җиңүчеләренең исемнәре ачыкланды.

16 татарстанлы истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

Моның өчен «Татмедиа» җәмгыяте канаты астында нәшер ителүче 3 һәм аннан да күбрәк газета-журналга язылу турындагы квитанцияне акция шартлары буенча җибәрергә кирәк иде. Бәйгегә барлыгы 161 гариза кабул ителгән, 16 җиңүче арасында безнең газета укучыларыбызның да булуы, әлбәттә, шатлыклы вакыйга. Төп бүләк телевизор Казанда калса да. Һәр подписка саен 7-8 газета-журналга язылучы, Татар Танае мәктәбе укытучысы Сания Мос­тафина югары сыйфатлы «Кукмара» табаларына лаек булды.

- Безнең гаилә матбугатка бик теләп языла. Көн дә газета-журнал килеп тору, үзенә бер күңелле бит ул. Аеруча җомга көнне күп алабыз! Ә инде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган акциянең бүләк уйнатуны интернетта туры эфирда карадык һәм җиңүчеләр исемлеге арасында үзебезне күреп бик шатландык. Рәхмәт оештыручыларга, - дип фикерләре белән уртаклашты редакциягә бүләк алырга килгән Сания Мостафина.
Шулай ук кызыксындыру бүләгенә Акъегет мәктәбе директоры Гөлинә Саттарова лаек булды.
Ул да һәр подписка чорында газета-журналларга бик теләп языла. Җиңүчеләрне котлыйбыз.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев