Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

җиһанга Яз килә

Ниһаять, озакка сузылган салкыннардан соң, көтеп алган яз үз хокукына кереп килә. Март безне җылы көннәре белән артык сөендермәсә дә, ахыры җылы булырга охшаган. Безнең район территориясендә елга-күлләр күп булу аеруча зур игътибар сорый. Белгәнебезчә, былтыр кече елгалар боздан 11-15 апрельдә ачылды (2010 елда - 4-9 апрельдә, ә 2009 елда...

Ниһаять, озакка сузылган салкыннардан соң, көтеп алган яз үз хокукына кереп килә. Март безне җылы көннәре белән артык сөендермәсә дә, ахыры җылы булырга охшаган.

Безнең район территориясендә елга-күлләр күп булу аеруча зур игътибар сорый. Белгәнебезчә, былтыр кече елгалар боздан 11-15 апрельдә ачылды (2010 елда - 4-9 апрельдә, ә 2009 елда боз март ахырында киткән). Былтыр Идел елгасында боз 16-17 апрельдә киткән булса, 2010 елда ул 10-11 апрельгә туры килгән. 2011 елда Идел елгасында боз киткәнче су биеклеге 49,7 метр булып, мондый түбән дәрәҗә соңгы ун елда бөтенләй күзәтелмәгән (2010 һәм 2009 елда - 54 метр).
ТР метеохезмәтенең якынча фаразлауларына караганда, быел карның калынлыгы, башка еллар белән чагыштырганда, 50 процентка кимрәк, боз калынлыгы - 23 процентка. Кышкы чорда боз калынлыгы паром кичүе янында 70 сантиметр булган.
Быел Идел елгасында боз апрельнең беренче декадасында китәр дип көтелә.
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов аңлатуынча, районда ташу чорына әзерлек башланган. Предприятие җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына ташу чорында йортларны, йорт алды территорияләрен, юлларны су басулардан, дамба, плотиналар җимерелүдән саклау, гадәттән тыш хәлләрне теркәп һәм хәбәр итеп тору буенча чаралар күрү йөкләнгән. Шушы хәбәрләргә карап, анализ ясалачак һәм җәйге чорда бу җитешсезлекләрне төзәтергә туры киләчәк.
Былтыр, районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе чыгарган карарга ярашлы рәвештә авыл җирлекләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре 28 майга кадәр проблемалар буенча күрелгән чаралар планын бирергә тиеш булып, бу документларны 15 башлык кына вакытында тутырып биргән. Аларга анализ ясау нәтиҗәсендә комиссия карарын Карамалы Тау, Васильево, Олы Яке җирлекләре башлыклары гына намус белән үтәгәнлеге билгеле булган. Нәтиҗәдә алар 2012 елның ташу чорына әзерлекле кергән. Бары тик җәйге һәм көзге чорда гына суүткәргеч торбаларны, каналларны чистартып, дамбаларны ныгытып, ташу чорына әзерлекле кереп була. 2011 елның көз һәм җәендә, узган чорлардагы ташуны исәпкә алып, Мулла Илендә гидротехник корылма ремонтланган, Косякауда 2012 елда дамбаны ныгыту буенча проект-смета документлары әзерләнгән, Әрә елгасы куаклардан чистартылган һәм башкалар. Елгаларны, суүткәргеч торбаларны, канауларны кайбер җирлекләр юл оешмаларын җәлеп итеп, үз көчләре белән чистарткан. Моның буенча Карамалы Тау, Васильево, Олы Яке, Мамадыш-Әкил, Норлат, Раифа җирлекләрендә җәйге чорда күп эш башкарылган. Әмма Бишнә, Акъегет, Октябрьский һәм Осиново җирлекләрендә 2012 елгы ташу чорына әзерлеге канәгатьләнерлек түгел.
Муниципаль районда, В.Долганов сүзләренә караганда, язгы ташуга әзерлек февральдә үк башланып, оператив план төзелгән. Барлыгы 20 пост оештырылачак. Җирлек башлыклары елгалар торышы буенча мониторинг алып барачак. Елгаларда боз тыгылуларны булдырмас өчен, шартлатулар җирлек башлыклары гаризасы нигезендә уздырылачак. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта халыкны, терлекләрне эвакуацияләү планы төзелә. Халык арасында агитация эшләре алып бару таләп ителә. Кыскасы, 2012 елда ташу барышына җентекле анализ ясалса, киләсе ел ташу чоры куркыныч булмас.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев