Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң яхшы отряд Яшел Үзәндә

2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы бүлекчәләренең шәһәр отрядлары арасында Яшел Үзәннең 8нче янгын сагы отряды иң яхшысы дип танылды.

Кубокны тантаналы тапшыру Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару системасының территориаль эшчәнлеген йомгаклау коллегиясендә булды. Яшел Үзән отряды һөнәри әзерлек буенча иң яхшысы дип билгеләнде.

Җиңүче кубогын Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды җитәкчесенә Татарстан Республикасы буенча Россия МЧСының баш идарәсе җитәкчесе эчке хезмәт полковнигы Раваэль Мотыйгуллин тапшырды. Бүләкләү тантанасын хәзер музей урнашкан 52нче янгын часте фасадында уздырдылар.

-Лаеклы җиңү! - диде үзенең котлавында Рафаэль Мотыйгуллин. -Яшел Үзән һәрвакыт оператив-хезмәт эшчәнлеге күрсәткечләре буенча әйбәтләр исәбендә булды. Шундый булып калыгыз!

Тантана ахырында коллегиядә катнашучылар православие часовнясында һәм мәчеттә булдылар, Россия МЧСының 25 еллыгына һәм Татарстан МЧСының 20 еллык юбилеена багышлап ачылган музей экспозициясе белән таныштылар.

Резидә Йосыпова,

Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев