Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңү урманы

Россия эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында совет сугышчылары күрсәткән батырлык истәлегенә 300 агач үсентесе утыртып, Бөтенроссия «Җиңү урманы» эколого-патриотик проектта катнашты.

Акция яшь буында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга карата хөрмәт тәрбияләү, патриотик үзаңны үстерү максатыннан оештырылган. «Киләчәк», «Йолдызлык» балалар бакчалары тирәсендә Яшел Үзән төбәгендә туып үскән Советлар Союзы Геройларына багышланган аллея булдырылды. Яшь агач үсентеләрен балалар белән бергә Яшел Үзән полицейскийлары утыртты. Карамалы Тауда исә МВД ветераны Анна Борисова, Норлат хокук сакчылары белән берлектә җирле мәктәп, мәдәният йорты янында имән, зәңгәр чыршы, каштаннар, чикләвек агачлары - 100 үсенте утыртты. Яшел Үзән шәһәрендә дә Комаров, Королев, урамнарында, Төзүчеләр проспектында хокук сакчылары утырткан агачлар үсәчәк.
Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев