Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хуш киләсең, әйдә, Яңа ел!

Быел Яңа елга багышланган бәйрәм программасы аеруча бай. Яңа ел кичендә бәйрәм чаралары ике урында - «Авангард» стадионында һәм Мирныйдагы 9нчы лицей янындагы чыршы янында булачак. Мирныйда бәйрәм тамашалары, кичке сәгать 7дә башланып, сәгать 10га кадәр дәвам итәчәк. Ә тамашаның иң кызыгы «Авангард» стадионында булачак. Инде хәбәр иткәнебезчә, анда 20...

Быел Яңа елга багышланган бәйрәм программасы аеруча бай. Яңа ел кичендә бәйрәм чаралары ике урында - «Авангард» стадионында һәм Мирныйдагы 9нчы лицей янындагы чыршы янында булачак. Мирныйда бәйрәм тамашалары, кичке сәгать 7дә башланып, сәгать 10га кадәр дәвам итәчәк.
Ә тамашаның иң кызыгы «Авангард» стадионында булачак. Инде хәбәр иткәнебезчә, анда 20 метрлы чыршы куелды, тау һәм тагын әллә ниләр ясадылар. Шәһәр һәм районыбызның сәнгать осталары искиткеч программа әзерләде. Төп чыршы янында бәйрәм тамашасы кичке сәгать 5тә башланып китә. Экранда Яңа ел программасын трансляцияләячәкләр. Сәгать 8дә «Кыш бабайлар парады» бәйгесе башлана. Анда иң яхшы Кыш бабайны билгеләячәкләр. Шулай ук шәһәрдә уздырылган «Иң матур ишегалды» бәйгесендә җиңүчене игълан итәчәкләр. Сәгать 10да - район башлыгы Александр Тыгинның бәйрәм котлавы.
Әйткәнебезчә, быел яңалыклар байтак. Шуларның берсе - «Шәһәрне бәйрәм белән котла!» дип атала. Шәһәр башкарма комитеты әнә шундый акция үткәрә. Дус-туганнарыгызны, якыннарыгызны, гомумән, бөтен шәһәр халкын Яңа ел белән тәбриклисегез килсә, 31 декабрьдә кичке сәгать 3тән иртәнге сәгать 3кә кадәр SМS җибәрергә кирәк. Телефоннар:
Билайн +79600-420-440
Мегафон +79376-244-117
МТС +79196306323
Иң матур кыска хәбәрләрне тамаша барган вакытта экранга чыгарачаклар.
Кадерле укучыларыбыз, барчагызны да Яңа ел белән тәбриклибез. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев