Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ХӘТЕРДӘ ТОТУЫГЫЗГА РӘХМӘТ!

Зөя буенда урнашкан Исак авылы янында һәлак булган ике очучы - Бөек Ватан сугышы каһарманнары Василий Дмитриевич Золотаренок һәм Иван Иванович Корпачев истәлегенә 13 февраль көнне һәйкәл ташын кую тантанасы булды. Очучылар Казан заводында эшләнгән «Пе-2» очкычында Ленинград фронтына очкан чакта, 1943 елның 10 февраль кичендә, һәлак була. Фаҗиганең нидән...

Зөя буенда урнашкан Исак авылы янында һәлак булган ике очучы - Бөек Ватан сугышы каһарманнары Василий Дмитриевич Золотаренок һәм Иван Иванович Корпачев истәлегенә 13 февраль көнне һәйкәл ташын кую тантанасы булды.
Очучылар Казан заводында эшләнгән «Пе-2» очкычында Ленинград фронтына очкан чакта, 1943 елның 10 февраль кичендә, һәлак була. Фаҗиганең нидән килеп чыгуы билгесез. Очкыч, ни сәбәпледер, авыл янындагы кырга төшкәндә ватыла. Мәрхүмнәрне җирләүдә катнашкан Исак авылы кешеләре - хәзер инде өлкән яшьтәге әбиләр - әлеге тантанада катнашып, халыкка хәтерләгәннәрен сөйләделәр.
Районыбыз җирендә бакыйлыкка күчкән сугыш каһарманнары исемнәрен ачыклау һәм мәңгеләштерү эше белән Татарстан яшьләренең «Ватан» җәмгыяви оешмасы шөгыльләнгән. Эзтабарлар әлеге очкычта дүрт кеше булуын да белеп алган. Очкычның пулеметчысы Петр Львов һәм техник-механигы Григорий Стребань ул кичне исән кала. Яшь эзтабарлар аларның язмышы белән дә кызыксынган. Пулеметчы егет, кызганычка, 1944 елда Балтыйк диңгезе буендагы сугышларда һәлак була. Техник-механик исә Бөек Ватан сугышын исән-имин тәмамлый.
Митингта чыгыш ясаган ТР хәрби комиссары генерал-майор С.Погодин да, ТР сугыш ветераннары җәмгыяте рәисе Ә.Юлашев та, эзтабарларга һәм бүгенге чараны булдыручыларга, игелекле эшләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте.
Исак авылы янында үткән әлеге митингта шәһәребездә хезмәт итүче диңгезчеләр отряды катнашты. Очучыларның исемнәре уелган һәйкәл ташын ачкач, алар автоматтан залп бирде.
Шулай итеп, 70 ел элек биредә һәлак булган Ватан сугышы каһарманнарының кабере тәгаенләнде.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев