Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, шәһәребез кунаклары!

Яңа ел иң сихри һәм матур бәйрәмнәр тезмәсен ачып җибәрә. Бу - чын мәгънәсендә, өмет бәйрәме. Узып баручы елда, тагын бер тапкыр артка борылып, аңа бәя бирәсе, нәтиҗәләр ясыйсы килә. Ел җиңел ел булмады, әмма безгә бик яхшы нәтиҗәләргә ирешергә насыйп итте. Сәнәгатебезнең флагманнары тот­рыклы эшләде, яңа инвестицион проектлар тормышка...

Яңа ел иң сихри һәм матур бәйрәмнәр тезмәсен ачып җибәрә. Бу - чын мәгънәсендә, өмет бәйрәме. Узып баручы елда, тагын бер тапкыр артка борылып, аңа бәя бирәсе, нәтиҗәләр ясыйсы килә. Ел җиңел ел булмады, әмма безгә бик яхшы нәтиҗәләргә ирешергә насыйп итте. Сәнәгатебезнең флагманнары тот­рыклы эшләде, яңа инвестицион проектлар тормышка ашырылды, авылларга яңа сулыш өрелде. Яңа елда, районыбыз яхшырак һәм матуррак булсын, хезмәт хаклары һәм пенсияләр артсын, балаларыбыз һәм онык­ларыбыз сәламәт үссен өчен, барысын да эшләргә тиешбез.
Иң яшертен теләкләрегез дә тормышка ашсын! Сәламәтлек, бәхет, гаиләгезгә муллык телим. Яңа ел белән!
Александр Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев