Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле ветераннар! Кадерле яшел үзәнлеләр!

Сезне чын күңелебездән Бөек Җиңүнең 67 еллыгы белән ихлас котлыйбыз! 9 Майны тантаналы да, кайгылы да көн буларак билгеләп үтәбез, Ватан өчен башын салганнар, тылда Җиңү чүкүчеләр алдында башыбызны түбән иябез. Аталарыбыз һәм бабаларыбыз бары тик бер нәрсәгә - җиңәргә омтылды. Ничә генә ел үтсә дә, беркем дә бу канкойгыч...

Сезне чын күңелебездән Бөек Җиңүнең 67 еллыгы белән ихлас котлыйбыз!
9 Майны тантаналы да, кайгылы да көн буларак билгеләп үтәбез, Ватан өчен башын салганнар, тылда Җиңү чүкүчеләр алдында башыбызны түбән иябез.
Аталарыбыз һәм бабаларыбыз бары тик бер нәрсәгә - җиңәргә омтылды. Ничә генә ел үтсә дә, беркем дә бу канкойгыч сугышта халкыбыз батырлыгының бөеклеген оныта алмас. Без фронт геройларының исемнәрен мәңгеләштерәбез, яу кырында ятып калганнарны хәтеребездә тотабыз, исән ветераннарны кайгыртабыз. Героик үткәннәребез традициясен саклау һәм арттыру яшьләребезне патриотизм рухында, Ватаныбызга карата мәхәббәт, өлкән буынга карата хөрмәт тәрбияләргә этәргеч булып тора.
Башка яшел үзәнлеләр белән бергә Бөек Ватан сугышында 2800 заводыбыз эшчесе фронтка китә, шуларның 830ына гына әйләнеп кайтырга насыйп була. Без Советлар Союзы Герое Иван Михайлович Засорин, Дан орденының тулы кавалеры Яков Моисеевич Харитонов кебек данлыклы хезмәттәшләребез белән горурланабыз. Яшел Үзән районының барлык ветераннары алдында башыбызны түбән иябез.
Җиңү көне алдыннан чын күңелдән ветераннарга сәламәтлек, муллык, баш очында тыныч күк йөзе, бәхет телибез.
Р.Мистахов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» җәмгыятенең генераль директоры,
М.Подгорнов,
профсоюз берләшмәсе рәисе

Кадерле ветераннар,
тыл хезмәтчәннәре,
серголылар!
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне чын күңелебездән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән котлыйбыз.
9 Май - һәркайсыбыз бәйрәме. Ул кешелек дөньясында аерым урын алып тора. Дистә еллар үтәр, буыннар алмашыр, әмма Бөек Җиңү - сугышчан дан һәм халкыбыз батырлыгы символы - Ватаныбызның героик елъязмасында мәңгелек урын алыр!
Бүген без әйтеп бетергесез тырышлык һәм гомерләре хисабына Җиңү яулаган сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен данлыйбыз. Халкыбыз, фронтта һәм тылда үзләрен-үзе аямыйча, бурычын үтәде.
Заводыбызда илебезгә булган мәхәббәт, батырлык белән фронтка китүчеләргә ярдәм иткән япь-яшь малайлар һәм кызлар эшләде. Ачлы-туклы, йокысы туймаган килеш, хезмәт вахтасында ике кеше өчен 12-14әр сәгать, аннан да күбрәк эшләп, хәрби техника, корал җыйды. Фронтка җибәрелгән һәр өченче снаряд безнең заводта җитештерелде. Фронтка киткән 2 мең завод эшчесенең һәр өченчесе кире кайталмады.
Бөек Җиңү бүген дә безне яңа үрләргә рухландыра, рухыбызны ныгыта, авырлыкларны җиңеп, алга барырга ярдәм итә. Бурычыбыз - илебез батырлыгы елъязмасын буыннан-буынга күчерү, аны саклаучыларны мәңге хәтердә тоту.
Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сезгә әле озак елларга җитәрлек сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс энергия телибез. Яныгызда һәрвакыт сезне яратканнар гына булсын.
Тәнегездә Җиңүчеләр каны агуы белән горурланабыз! Сезнең алдыгызда башыбызны түбән иябез. Мәңгелек дан сезгә!
Р.Хәсәнов,
«ПОЗиС» (POZIS) җәмгыятенең генераль директоры,
К.Антипов,
профсоюз берләшмәсе рәисе,
Р.Сибагатуллин,
берләшмәнең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X