Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле шәһәр һәм райондашлар!

Россия көне уңаеннан иң ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз. Бу бәйрәм - илебездә яшәүче барлык кешеләрнең уртак бәйрәме. Илебез бөтен дөньяда зур потенциалга ия булган дәүләт буларак танылды. Ә Татарстан исә - аның мөһим бер кисәге. Республика җитәкчелеге халыкларның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, биредә яшәүче барлык милләтләрнең мәдәниятен, телен һәм динен бердәй...

Россия көне уңаеннан иң ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз.
Бу бәйрәм - илебездә яшәүче барлык кешеләрнең уртак бәйрәме. Илебез бөтен дөньяда зур потенциалга ия булган дәүләт буларак танылды. Ә Татарстан исә - аның мөһим бер кисәге. Республика җитәкчелеге халыкларның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, биредә яшәүче барлык милләтләрнең мәдәниятен, телен һәм динен бердәй тигез үстерүгә юнәлдерелгән эзлекле сәясәт алып бара. Сәяси тотрыклылык, икътисади үсеш, милләтләр арасындагы дуслык һәм теләктәшлек юкка гына республикабызның визит карточкасына әйләнмәде.
Без, Россия гражданнары, илебезне көчле, ирекле, чәчәк атучы мәмләкәт итә алабыз.
Барчагызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, хезмәт уңышлары телим.
Александр Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев