Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле диңгезчеләр һәм хәрби-диңгез флоты ветераннары!

Россия Федерациясенең Хәрби-Диңгез флоты көне уңаеннан чын күңелемнән чыккан ихлас котлау сүзләремне кабул итегез! Бу көнне Ватаныбызның иксез-чиксез диңгез киңлекләрендә халкыбызның иминлеген, Ватаныбыз чикләрен намус белән саклаучы, фидакарь хезмәте белән илебезнең диңгез тарихына якты битләр язучы флот ветераннарын, бүген флотта хезмәт итүче диңгезчеләрне, судно төзүчеләрне һәм аларны ремонтлаучыларны искә алабыз,...

Россия Федерациясенең Хәрби-Диңгез флоты көне уңаеннан чын күңелемнән чыккан ихлас котлау сүзләремне кабул итегез!
Бу көнне Ватаныбызның иксез-чиксез диңгез киңлекләрендә халкыбызның иминлеген, Ватаныбыз чикләрен намус белән саклаучы, фидакарь хезмәте белән илебезнең диңгез тарихына якты битләр язучы флот ветераннарын, бүген флотта хезмәт итүче диңгезчеләрне, судно төзүчеләрне һәм аларны ремонтлаучыларны искә алабыз, аларга рәхмәт әйтәбез, хөрмәт белдерәбез.
Хәрби-Диңгез флоты гомер-гомергә Россия иминлеген ныгытуга, аның бөек диңгез державасы буларак абруен күтәрүгә хезмәт итте. Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы, Горький исемендәге завод, «ЭРА» предприятиесе бу эшкә үзенең шактый зур өлешен кертә.
Бу искиткеч матур бәйрәм якынлашканда барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, үзегезгә һәм гаиләгезгә муллык, тынычлык һәм тотрыклылык, ветераннарга - озын гомер, ә яшьләргә - флотның данлы традицияләрен дәвам итүләрен, Ватаныбызның диңгез чикләрен саклау һәм яклауда уңышлар телим.
А.Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев