Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Авыл хуҗалыгы производствосында югары күрсәткечләргә ирешкәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, «Восток ЗерноПродукт Заволжья» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять механизаторы Сәлахиев Рафис Фирдәвес улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде. Гаммәви мәгълүмат чараларын үстерүдәге хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - «Зеленый дол»...

Авыл хуҗалыгы производствосында югары күрсәткечләргә ирешкәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, «Восток ЗерноПродукт Заволжья» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять механизаторы Сәлахиев Рафис Фирдәвес улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде.
Гаммәви мәгълүмат чараларын үстерүдәге хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - «Зеленый дол» мәгълүмат үзәге»нең яңалыклар хезмәте мөхәррире Фролова Наталия Федоровнага «Татарстан Рес­публикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Яшел Үзән муниципаль районының социаль-икътисади һәм мәдәният үсешенә сизелерлек өлеш керткәне өчен, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының «Маяк» спорт комплексы» Татарстан Республикасы дәүләт автоном учреждениесе директоры Березинский Анатолий Николаевич Татарстан Рес­публикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Яшел Үзән муниципаль районы Октябрьский авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә сизелерлек өлеш керткәне һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен, Яшел Үзән муниципаль районның Октябрьский авыл җирлеге башлыгы Шәрәфиев Эдуард Сөләйман улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев