Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәт хакын күтәрү актуальлеген югалтмый

Чөнки киләчәктә аласы пенсиябез турыдан-туры хезмәт хакы күләменә бәйле Илдә генә түгел, Яшел Үзәндә дә пенсионерлар саны елдан-ел арта. Узып киткән ел шулай ук искәрмә булмаган. Шулар һәм Пенсия фонды идарәсенең 2012 елдагы эшчәнлеге һәм 2013 елга куелган бурычлары турында күптән түгел идарәнең узган йомгаклау җыелышында әйтелде. Анда РФ Пенсия...

Чөнки киләчәктә аласы пенсиябез турыдан-туры хезмәт хакы күләменә бәйле
Илдә генә түгел, Яшел Үзәндә дә пенсионерлар саны елдан-ел арта. Узып киткән ел шулай ук искәрмә булмаган.
Шулар һәм Пенсия фонды идарәсенең 2012 елдагы эшчәнлеге һәм 2013 елга куелган бурычлары турында күптән түгел идарәнең узган йомгаклау җыелышында әйтелде. Анда РФ Пенсия фонды ТР идарәсенең бүлек җитәкчесе Вадим Силин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева, салым инспекциясе, суд приставы, кредит учреждениеләре, ЗАГС вәкилләре катнашты.
Төп мәгълүматлар Яшел Үзән һәм Югары Ослан муниципаль районы белән бергә бирелде (идарә ике районга хезмәт күрсәтә). 2012 елда пенсионерлар саны 53 мең кешедән арткан. Шулардан эшләүчеләре 16 мең тирәсендә. Идарәнең ел әйләнәсендә пенсионерларга түләгән акчасы 6 миллиард 142 миллион сум тәшкил итеп, ул 2011 елдан 662 миллион сумга артып киткән.
Пенсия фондының Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе Ольга Корсакова билгеләвенчә, идарә хезмәт күрсәтүче пенсионерлар саны буенча республикада Чаллы, Түбән Кама, Казанның Совет, Идел буе, Яңа Савин районнарыннан гына калышып, алтынчы урында тора. Яшел Үзәндә уртача пенсия 8795 сум тәшкил итсә, Югары Осланда ул - 7794 сум. Агымдагы елның 1 февраленнән хезмәт пенсияләре чираттагы тапкыр 6,6 процентка индексацияләнеп, ул уртача 600 сум 67 тиен тәшкил иткән (уртача пенсия - 9342 сум 78 тиен). 1 апрельдән ул тагын - 3,3, социаль пенсияләр - 5,1, ЕДВлар 5,5 процентка индексацияләнәчәк. Пенсияләрне ел саен күтәреп торсалар да, Яшел Үзәндә аның күләме зур түгел (уртача республиканыкыннан югарырак булса да), чөнки ул турыдан-туры хезмәт хакына бәйле (уртача 16250 сум). 2012 елда картлык буенча хезмәт пенсияләренә ясаган анализ күрсәтүенчә, Яшел Үзәндә ул уртача 7460 сум тәшкил иткән.
Идарәдә хәзер пенсияләрне 10 көн эчендә билгелиләр. Мондый нәтиҗәгә пенсия билгеләүгә кагылышлы һәр бүлекнең тыгыз элемтәдә торып эшләве нәтиҗәсендә ирешелгән. Яшел Үзән районы идарәсе пенсияләрне хаталарсыз билгеләү күрсәткече буенча республикада 2011 елдагы 16нчы урыннан 2012 елда 12нче урынга күчеп, эшен чагыштырмача яхшырткан. Аерым эш формалары буенча идарәнең эш күрсәткече 2011 елда республикада 43нче урында булган булса, 2012дә ул 35нче урынга күчеп тә, эш формасының камилләшү юлында булуын исбатлый алган.
Пенсия фонды идарәсе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе - иминият взносларын җыю. Былтыр ул район буенча 1 миллиард 878 миллион сум җыелган. Әмма бурычлы предприятиеләр дә җитәрлек. Аларның артуы банкрот предприятиеләрнең күбәюе белән билгеләнә. Бурычларны түләттерү буенча эшләрне активлаштыру, контрольне көчәйтү көнүзәк мәсьәлә булып кала.
Безнең районда булсынмы, гомумән, Россия Федерациясендәме, пенсия системасын үстерү стратегиясе алып барыла. Аның кысасында 2012 елда 3 федераль канун кабул ителгән инде. Алар нигездә иминият взносларын исәпләү базасын үзгәртүгә, кешеләргә киләчәк пенсиясенең тупланма өлеше иминият взносларының тарифын сайлау хокукы бирелүгә һәм «бәхет хатларын» җибәрүне туктатуга бәйле. Пенсия системасындагы үзгәрешләр әле болар белән генә бетмәс.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев