Яшел Үзән

Хәерле юл сезгә, дусларым!

Бүген районның 712 чыгарылыш сыйныфы укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлый. дә кадерле, һәр кеше өчен дә изге булган сүзләрдер бу. Чөнки бу тормышта һәркем мәктәп дигән олы тормыш баскычын уза. Балалык, яшүсмер еллары, беренче тәҗрибә туплау чоры да шушы мәктәп вакытына туры килә. Мәктәптәге вакытны күңелле һәм нәтиҗәле итеп үткәргән...

Бүген районның 712 чыгарылыш сыйныфы укучысы өчен
соңгы кыңгырау чыңлый.
дә кадерле, һәр кеше өчен дә изге булган сүзләрдер бу.

Чөнки бу тормышта һәркем мәктәп дигән олы тормыш баскычын уза. Балалык, яшүсмер еллары, беренче тәҗрибә туплау чоры да шушы мәктәп вакытына туры килә. Мәктәптәге вакытны күңелле һәм нәтиҗәле итеп үткәргән кешеләр олы тормыш юлына аяк басканда да югалып калмыйлар, үз сукмакларын, үз юлларын таба алалар. Чөнки мәктәп дигән мәгарәдә алынган белем һәм тәрбия синең гомерлек юлдашың, маягың, нигез ташың булачак. Шушы мәктәптә эшләгәч, гомереңне балаларга багышлагач, без - укытучылар, кеше тәрбияләүдә үзебездә зур җаваплылык сизәбез. Илнең, җәмгыятнең киләчәге без нинди «продукция» эшләп чыгаруга бәйле бит.
Бүген күпчелек мәктәптә тиешле тәрбия бирелмәүдән, балаларның тәртипсез, укырга теләмәүләреннән зарланырга ярата. «Нишлисең, заманасы шул» - дип, бөтен проблемаларны заманага сылтый. Әмма бала һәркайчан да шул бала булып кала инде ул. Миңа калса, аерма бары тик шунда: бүгенге яшьләр бездән күпкә алдарак баралар. Монысы кереш сүз урынына. Минем максатым, быел Ачасыр урта мәктәбен тәмамлап, олы юлга аяк басачак XI класс укучылары турында бер-ике кәлимә сүз әйтү. Әйе, әле кайчан гына нәни кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, зур өметләр белән шушы мәктәп бусагасын атлап кергәннәр иде алар. 6 егет 2 кыз. Алар һәрберсе үзенә бер дөнья, үзенә бер шәхес. Класслары белән сәләтлеләр: спортта да, сәнгатьтә дә, укуда да гел алдынгы булдылар. Мәктәптә үткәрелә торган чараларга да «кеше төсле» генә әзерләнмәде алар. Һәрвакытта да ниндидер яңалык, башкалардан аерып тора торган үзенчәлек була иде. Класс җитәкчеләре Рәисә Алмазовнаның иҗадилыгы, әлбәттә, укучыларында дә чагылыш тапмый калмагандыр! Район, республикакүләм үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашучылар да шушы класстан иде. Абзалетдинов Булатны гына алыйк: моңлы тавышлы җырчы, матур сөйләүче, фәнни эшләрдә актив катнашучы, спортчы һ.б бик күп сәләтләрен санап китәргә була әле аның. Кайда гына барса да, гел беренчелекне яулый торган иде. Юкка гына Булатны мәктәпнең укучылар оешмасына президент итеп сайламадылар шул. Әле җитмәсә, тәрбияле, акыллы, инсафлы егет тә ул безнең.
Шулай ук тагын Гыйззәтуллина Фирүзә турында да әйтми мөмкин түгел. I класстан алып XI класска кадәр чирегенә бер тапкыр да «4» билгесе чыкмаган бик тә сәләтле, тырыш кыз ул. Мәктәп данын яклап бик күп олимпиадаларда, бәйгеләрдә актив катнашып, гел призлы урыннар алып килде. Фирүзә Алисә башлап җибәргән мәктәп газетасын чыгару эшен дәвам итүче дә. Аның җитәкчелегендә һәркем яратып өлгергән «Без» дигән газета чыгарылып килде.
Гыйбадуллин Илфат, мөгаен, безнең күңелләргә һәрвакыт шат күңелле, мәзәкчән, җор телле егет булып уелып калыр. Аның башкаруында тудырылган төрле комик образларны без әле озак оныта алмабыз һәм сагынырбыз.
Зөлфәт күп кызларның башын әйләндергән матур егет. Шул ук вакытта акыллы, тәрбияле, ярдәмчел булуы һәм үзенең матур биюләре белән дә ул безне шатландырды.
Рәнис инде ул кечкенәдән озын-озын шигырьләр ятлап, дәрестә булмасын, сәхнәдә булмасын, сәнгатьле, матур итеп сөйли иде. Бөтерчек кебек, шаян, шук егет булып күңелләрдә сакланыр инде ул.
Әсхәт артык сүз сөйләшми, әйтсә бер әйтә, әмма берәгәйле әйтә торган егет. Соңгы елларда аның яңа сәләте ачылды: заман биюләрен бик оста башкара ул. Сәгатьләр буе кулында, аякларын җиргә төшермичә бии ала. Хәзерге заман баласы.
Илшат белән Гөлсирень якын туганнар, һәрвакыт бергә, тату булып йөрделәр. Илшат мәктәптәге төрле кичәләрдә юмористик образларны бик оста тудырды. Аңа «Яңа ел», «Сөмбелә» бәйрәмнәрендә төрле комик образларны башкарырга кушсаң, ул аларны шундый оста итеп уйнап чыга иде, артистларың бер кырыйда торсын. Гөлсирень бик тыйнак, акыллы кыз. Оста итеп бии һәм аның иң матур сыйфаты - балаларны бик ярата ул. Читтән генә аның кечкенә балалар белән ничек итеп яратып, сөеп сөйләшүен, уйнавын карап торганым бар. Менә дигән балалар бакчасы тәрбиячесе инде!
Тулы варианты 25 май5 40нчы санда

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: