Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Халыклар күп – илебез бер! Этно бизи”

Удмурт Республикасының милли политика Министрлыгы оештырган "Халыклар күп - илебез бер! Этно бизи" бәйгесе игълан ителә.

Бәйге, "Россиядә милли бердәмлекне ныгыту һәм Россия халкының этнокультурасын үстерү (2014-2020 еллар)" максатлы федераль программасын тормышка ашыру кысаларында, яшьләр арасында халыклар дуслыгы һәм гражданлык бердәмлеге идеяләрен; милләтара һәм төрле дин вәкилләренең мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүдә катнашуны популярлаштыру һәм киңәйтү максаты белән уздырыла.

Идел буе федераль округы регионнарыннан Россия Федерациясе гражданы булганнар (аерым авторлар һәм иҗади коллективлар, физик һәм юридик затлар) конкурста катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

2015 елның 21 августыннан 30 октябренә кадәр Бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул ителәчәк.

2015 елның 31 октябреннән 16 ноябрьгә кадәр Конкурс комиссиясе хезмәтләргә бәяләр бирәчәк.

2015 елның 19 ноябрендә Конкурска йомгак ясала һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Бәйгенең кагыйдәләре белән www.vk.com/etno ukrashaet төркемендә һәм www.minnac.ru сайтында танышырга була.

Материаллар буенча: udmddn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев