Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халыкка такси да, мунча да кирәк

Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә сүз закон үтәлеше буенча күп проблемалар тудыручы такси хезмәте турында да барды. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов белдерүенчә, 2011 елда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән муниципаль район арасында пассажирларны йөртү эшчәнлеген алып бару...

Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә сүз закон үтәлеше буенча күп проблемалар тудыручы такси хезмәте турында да барды.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов белдерүенчә, 2011 елда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән муниципаль район арасында пассажирларны йөртү эшчәнлеген алып бару буенча килешү төзелгән. Шуңа ярашлы рәвештә, район башкарма комитеты такси йөртүчеләрдән гаризалар кабул итә, транспорт чарасын карау урынын билгели, министрлыкка документлар әзерләп җибәрә. Ә министрлык үз чиратында бу эшне координацияләргә, рөхсәт бирү-бирмәүне хәл итәргә тиеш. Бу көнгә район башкарма комитетының территориаль һәм инфраструктур үсеш бүлегендә такси йөртүгә 91 рөхсәт бирелгән. Килешү гадәттә 5 елга төзелә. Боларга өстәп, тагын 8 гариза бирелгән һәм алар да килешү нигезендә министрлык аша каралачак. Халыкка хезмәт күрсәтүче таксиларның тиешле документларыннан тыш, автомобиль кузовында - төсле график схема, түбәсендә - сары төстә фонарь, алгы панельдә машина йөртүче турында мәгълүмат булырга тиеш. 2013 елның 1 гыйнварыннан кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, пассажирлар йөртүче җиңел автомобильләрнең кузовы сары яисә ак төстә булырга тиешлеге дә билгеләнгән.
Шәһәрдә мунча хуҗалыгы да халык арасында сораулар тудыручы хезмәтләрнең берсе булып тора. 2010 елда шәһәр мунчалары, шәһәр башкарма комитеты карары белән, «Экоресурс» муниципаль унитар предприятиесенә (җитәкчесе - Наил Фәхретдинов) күчерелгән. Заводская урамындагы 5нче мунчаны, куллануга яраксыз булуы аркасында, ябарга мәҗбүр булганнар. Хәзер шәһәр халкына Заикин, Жуков, Загородная урамнарындагылары хезмәт күрсәтә. Мунчалар бу предприятие составына күчерелгән вакыттагы электрга, җылылык һәм су өчен җыелган бурычларны да каплаганнар. Мунчаларның өчесендә дә ремонт ясалган, күп җиһазлар алмаштырылган. Ремонт эшләре киләчәктә дә алып барылачак. Әйтик, тәрәзәләр алмаштыру, түбәләр ремонтлау планга кертелгән. Халыкка уңайлы булсын өчен Жуков урамындагы мунча ике сменалы режимда эшли. Чәч киптерү өчен феннар куйганнар, чәй эчү урыннары булдырылган. Юыну кирәк-яракларын да саталар. Уңайлыклар арту нәтиҗәсендә мунчага йөрүчеләр арткан.
Муниципаль район башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Александр Старостин гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ ясап, сорауларның күбесенчә «Кайнар линия» аша килүен билгеләде. Бер атнада йөздән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләр арасында торак-коммуналь хезмәтләргә, ОДНга, урамнар яктыртылышына, мәктәп проезднойлары бетерелүгә кагылышлылары күп. Урамнарда этләр арту да көн темасыннан әлегә төшми (бу проблема якын көннәрдә хәл ителәчәк). Бирелгән сорауларга закон нигезендә өч көн эчендә җавап бирелергә тиеш булачак.
Киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин легаль булмаган такси хезмәтенә карата контрольнең булмавын билгеләп, бу проблеманы ярты ел эчендә тулысынча хәл итеп бетерергә кирәклеген җиткерде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев