Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халыкара сәүдә юллары безнең төбәктә очрашырга мөмкин

Зөядә төзелүче логистика үзәге - Кытайда башланып, Казахстан һәм Россия аша үтеп, Европага җиткерүче сәүдә юлының Иделдәге төп таянычы булуы ихтимал. Логистика үзәгенең халыкара әһәмияткә ия булуы безнең якка гаҗәеп зур мөмкинлекләр ачачак. Беренче чиратта ул кешегә күп төрле эш урыннары булдыруы белән кадерле. Ильяс САЛИХҖАН Бу мәгълүматны «Горький исемендәге...

Зөядә төзелүче логистика үзәге - Кытайда башланып, Казахстан һәм Россия аша үтеп, Европага җиткерүче сәүдә юлының Иделдәге төп таянычы булуы ихтимал. Логистика үзәгенең халыкара әһәмияткә ия булуы безнең якка гаҗәеп зур мөмкинлекләр ачачак. Беренче чиратта ул кешегә күп төрле эш урыннары булдыруы белән кадерле.

Ильяс САЛИХҖАН

Бу мәгълүматны «Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә үткән фәнни-гамәли конференциядә әйттеләр. Конференциядә чыгыш ясаган Европа-Азия логистика ассоциациясе президенты Николай Титюхин әйтүенчә, халыкара сәүдә юлына башка төбәкләр дә кызыга. Конкуренциядә җиңәр өчен Зөядә барган төзелешне тизләтергә кирәк. Татарстанның транспорт һәм юл төзелеше министрлыгының идарә башлыгы Айрат Усманов Зөя үзәгенең беренче чираты 2013 елда сафка керәчәген, 2015 елда исә аның тулысынча төзелеп бетәчәген ышандырды.
Конференциядә чыгыш ясаган Мәскәү һәм Казан университетлары галимнәре Зөядәге үзәкнең олылыгына һәм анда төрле транспорт - тимер юлы, елга һәм автомобиль юлларының кисешүенә дә игътибар иттеләр. Җыеп кына әйткәндә, халыкара сәүдә юлы өчен мөмкинлекләр зур биредә. Россия үзе дә мондый зур проектта беренче тапкыр катнаша. Моңа кадәрле кулланылган үзәкләр исә вак һәм алар аерым предприятиеләрнеке булып тора.
Конференцияне үзендә уздыручы Яшел Үзән заводының транспортка турыдан-туры катнашы бар. Елга-диңгезләрне иңләп йөргән матур корабльләре аны бөтен дөньяда танытты. Кама, Казансу елгалары аша салынган күперләрнең корыч конструкцияләре дә шушы заводның осталары эше. Сәүдә - ул, беренче чиратта, хәрәкәт, товар йөреше. Әлбәттә, юл кирәк. Төрле юллар төзелешендә Яшел Үзән заводына таянырга була, дип белдерде әлеге предприятиенең генераль директоры Ренат Мистахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X