Яшел Үзән

Халыкара агач утырту көне

Иртәгә, 18 майда, Халыкара агач утырту көне уңаеннан, Яшел Үзәндә дә шактый эш башкарылачак. Шәһәрнең исеме җисеменә туры килсен өчен, бердәм көч белән урамнарда һәм ишегалларында яшь агач үсентеләре утырту күздә тотыла. Бу эшкә күбесенчә мәктәп укучылары, студентлар җәлеп ителә. Яшел Үзән урман хуҗалыгы питомникларында үсентеләр җитәрлек. Барлыгы 1,5 мең...

Иртәгә, 18 майда, Халыкара агач утырту көне уңаеннан, Яшел Үзәндә дә шактый эш башкарылачак.
Шәһәрнең исеме җисеменә туры килсен өчен, бердәм көч белән урамнарда һәм ишегалларында яшь агач үсентеләре утырту күздә тотыла. Бу эшкә күбесенчә мәктәп укучылары, студентлар җәлеп ителә. Яшел Үзән урман хуҗалыгы питомникларында үсентеләр җитәрлек. Барлыгы 1,5 мең ярым агач утыртылырга тиеш. Әлеге яшел чарага һәркем, предприятие, оешма һәм учреждениеләр дә кушыла ала.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: