Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык контроле – эшкә төп бәя бирүче

Торак йортларны капиталь ремонтлау, уңайлы мохит, ишегалларын төзекләндерү - болар интернет аша ТРның «Халык контроле» дәүләт информация системасына кергән төп сораулар. Болардан тыш, халык урамнарны яктырту, машина кую урыннары булдыру, балалар бакчаларын ремонтлау турындагы сорауларны бирә һәм әлеге мәсьәләләр районда яшәүче һәр кешегә кагыла. Шәһәр мәктәпләренең берсендә наркотик сатулары турындагы...

Торак йортларны капиталь ремонтлау, уңайлы мохит, ишегалларын төзекләндерү - болар интернет аша ТРның «Халык контроле» дәүләт информация системасына кергән төп сораулар.
Болардан тыш, халык урамнарны яктырту, машина кую урыннары булдыру, балалар бакчаларын ремонтлау турындагы сорауларны бирә һәм әлеге мәсьәләләр районда яшәүче һәр кешегә кагыла. Шәһәр мәктәпләренең берсендә наркотик сатулары турындагы хәбәр дә бар. Осиноводагы Радужный мик­рорайонында яшәүчеләрдән сораулар күп.
- «Сорауларга, гамәлдәге законнар нигезендә, тиз арада җавап бирергә кирәк, - дип сөйли ТРда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская. Ул күптән түгел Яшел Үзәндә «Халык контроле» системасына ел дәвамында кергән заявкаларны карау-тикшерүнең торышына багышланган киңәшмәдә катнашты. - Яшел Үзәннән «Халык контроле»нә хәтта 2012 елда кергән сорау да бар, ләкин хатка бүгенгәчә төпле җавап бирелмәгән. Ә бит хатта күтәрелгән мәсьәлә хәзергәчә актуаль: анда машинаны - газонга, шикаятьләрдән соң, тротуарга кую турында сүз бара.
Район башлыгы Александр Тыгин фикеренчә, баш­­карылган эшне күрсәтә дә белергә кирәк, чөнки бирелгән сорауларның күпчелеге үтәлгән, әмма адресатка вакытында җавап җибәрелмәгән. Балалар бакчаларын ремонтлау, ишегалдын төзекләндерү, юллар төзү кирәклеге кебек сораулар бик тә мөһим һәм урынлы, әмма алар зур акча таләп итә. Шуңа күрә мөрәҗәгать итүчегә, эшне быел яисә киләсе елда башкарып чыгуның мөмкин булмавын аңлатып, төпле җавап бирү, эшнең үтәлешен контрольләү кирәк.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев