Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык контроле

Хакимият органнарының халык белән аралашуда яңа ысулы - «Халык контроле» мәгълүмат системасы барлыкка килде. Республикада моннан ярты ел элек төзелгән бу системага Яшел Үзәннән 58 кеше заявка биргән, 20 заявка үтәлгән. - «Халык контроле»нә күпчелек очракта шәһәрдә яшәүчеләр мөрәҗәгать итә, - дип сөйли Яшел Үзән муниципаль район Советының гомуми бүлек...


Хакимият органнарының халык белән аралашуда яңа ысулы - «Халык контроле» мәгълүмат системасы барлыкка килде. Республикада моннан ярты ел элек төзелгән бу системага Яшел Үзәннән 58 кеше заявка биргән, 20 заявка үтәлгән.

- «Халык контроле»нә күпчелек очракта шәһәрдә яшәүчеләр мөрәҗәгать итә, - дип сөйли Яшел Үзән муниципаль район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Марина Примак. - Халык, нигездә, капиталь ремонтка һәм әйләнә-тирәне төзекләндерүгә, юллар торышына, тиешсез урынга түгелгән чүп-чар өемнәренә, җир кишәрлекләре бүлеп бирү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә. Шулай ук транспортны газонга кую, ишегалдын һәм урамнарны яктырту, хуҗасыз этләр хакында сораулар булды. «Халык контроле» сервисына күбрәк яшьләр мөрәҗәгать итсә, өлкән буын югарыдагы оешмаларга язмача мөрәҗәгать итүне уңайлы дип исәпли.
«Халык контроле»нә бирелгән сораулардан күренгәнчә, халык күпләрне борчыган ягъни билгеле бер территориядә яшәүчеләрнең фикерен һәм ихтыяҗын чагылдырган проблемаларны күтәрә һәм җаваплы учреждение җитәкчеләр игътибарын әлеге сорауларны чишү кирәклегенә юнәлтә.
«Халык контроле» сервисы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы системасына быелның апрелендә кертелә. Республикада аңа 3 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, сорауларның өчтән бере хәл ителгән. Заявканы башта ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр контакт-үзәге белгечләре тикшерә, аннары ул порталга куела, шулай ук тиешле министрлыкка һәм ведомствога бирелә. Алга таба заявканы дәүләт хезмәтеннән файдаланучы бүтәннәр дә карый, фикер-тәкъдимен кертә ала. Соңыннан башкарылган эш турында отчет урнаштырыла. Шул рәвешле «Халык контроле» сервисы һәркемгә башлангыч звенодан алып проблема хәл ителгәнче түрәләр эшен бәяләргә мөмкинлек бирә. Гражданнардан алынган дәгъваларны тикшерүне сузган өчен түрәләрне җавапка тартачаклар.
Заявка республикада 10 көн эчендә үтәлергә тиеш булса, Яшел Үзәндә, муниципаль район башлыгы карары буенча, ул 7 көндә үтәлә. ТР Президенты башлангычы белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы эшләтеп җибәргән «Халык контроле» сервисына һәркем мөрәҗәгать итә ала: ул usluqi.tatar.ru порталында.

Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев