Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Халык инвентаризациясе" акциясе башланды

Район территориясендә, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе күрсәтмәсе буенча "Халык инвентаризациясе" дип аталган акция уздыра башлаганнар. Әлеге акция хуҗасыз калган биналарны һәм җир участокларын, билгеләнеше буенча файдаланылмый торган мөлкәтләрне ачыклауны максат итеп куя. -Безгә хуҗасыз объектлар белән еш очрашырга туры килә, - дип аңлата бу уңайдан районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре...

Район территориясендә, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе күрсәтмәсе буенча "Халык инвентаризациясе" дип аталган акция уздыра башлаганнар. Әлеге акция хуҗасыз калган биналарны һәм җир участокларын, билгеләнеше буенча файдаланылмый торган мөлкәтләрне ачыклауны максат итеп куя.

-Безгә хуҗасыз объектлар белән еш очрашырга туры килә, - дип аңлата бу уңайдан районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе урынбасары Николай Гусев. -Аның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, әйтик, рөхсәтсез төзелеп, хуҗалары вафат булган яисә юридик затлар ликвидацияләнгән объектлар. Әлеге объектлар район өчен дә, безгә дә проблемаларны күп тудыра. Практика күрсәтүенчә, гаделлек өчен көрәшүдә халыктан да актив кешеләрне табып булмый. Шуңа күрә буш торган ташландык яисә хуҗасыз биналарны яисә җирләрне ачыклауда халык ярдәменә зур ышаныч багълыйбыз. Акция нәкъ аларның булышлыгына исәп тота да инде.

Бу акция 2014 елның 13 гыйнварыннан башланып ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Гражданнарга бу хакта хакимиятнең кайнар линиясенә 4-30-00 телефонына, яисә Палатаның 4-21-07 телефонына шалтыратып әйтергә була. Электрон почта адресы: PalataIZO@yandex.ru

Уртак тырышлык белән хуҗасыз объектлар гына түгел, ә кыңгыр эшләр алып бару өчен җайланган урыннар да игътибар үзәгенә эләкми калмас, мөгаен. Халыктан килгән һәр сигналның тикшереләчәген һәм һәр очрак буенча шуңа ярышлы чаралар күреләчәген дә ышандыра Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев