Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гражданнарны бердәм кабул итү нәтиҗәле булды

3 сентябрьдә Россия ФСКНның Татарстан Республикасындагы идарәсе республиканың эре шәһәрләрендә гражданнарны бердәм кабул итү көне уздырды. Бу яңа уку елы башлануга карата үткәрелде. Наркополицийскийларның төп максаты - халыкны борчыган төп сорауларны белеп тору һәм наркоситуацияне, бигрәк тә яңа төр синтетик наркотикларны куллануны ачыклау иде. Татарстанда яшүсмерләрнең даруларны күп итеп исерткеч...

3 сентябрьдә Россия ФСКНның Татарстан Республикасындагы идарәсе республиканың эре шәһәрләрендә гражданнарны бердәм кабул итү көне уздырды.
Бу яңа уку елы башлануга карата үткәрелде. Наркополицийскийларның төп максаты - халыкны борчыган төп сорауларны белеп тору һәм наркоситуацияне, бигрәк тә яңа төр синтетик наркотикларны куллануны ачыклау иде. Татарстанда яшүсмерләрнең даруларны күп итеп исерткеч эчемлек белән эчү очрагы булды. Кызганычка, ул үлем белән тәмамланды.
Яшел Үзән халкы белән очрашуга Татарстан Республикасы буенча наркоконтроль идарәсенең профилактика һәм ведомствоара хезмәттәшлек бүлеге начальнигы В.В.Герасимов килгән иде. Аңа җиде кеше мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында медиклар, мәгариф хезмәткәрләре дә бар иде. Фармацевтика өлкәсендә эшләүче, мәсәлән, наркотиклар белән бәйле законның кайбер формаларын аңлатуны сорап килгән. Укытучылар наркотикларга каршы чаралар үткәргәндә килеп туган проблемаларны аңлатуны үтенеп килгәннәр иде. Шулай ук составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрнең кайда үсүен дә хәбәр итүчеләр булды. Бер граждан исә наркоконтроль органына эшкә килергә теләвен белдерде.
Бердәм кабул итү көнендә Татарстан Республикасы буенча барлыгы 80 мөрәҗәгать кабул ителгән.
Гражданнарны бердәм кабул итү буенча киләсе көне 17 сентябрьгә билгеләнде. Халыкка уңайлы булсын өчен, җитәкчеләр алдан язылып куйган кешеләрне 20 сәгатькә кадәр кабул итә.
Гражданнар Яшел Үзән шәһәрендә ФСКНның районара бүлеге бинасында (Норкин урамы, 4нче йорт) кабул ителә. Телефон: (884371) 5-55-00.
Светлана Крылова,
РФ ФСКНның Яшел Үзән районара бүлеге оперуполномоченные

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев