Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Горькийлылар спортны ярата

Безнең заводта спорт белән шөгыльләнү массалы төс алды, шәһәр, республика турнирларында һәм спартакиадаларында көннән-көн күбрәк кеше катнаша. Гомумән алганда, сәламәтләндерү программасы завод җитәкчелеге, профком ярдәмендә тормышка ашырыла һәм ул коллективны берләштерүгә юнәлтелгән, ә бу, үз чиратында, спорт мәйданнарында гына түгел, производствода да яңадан-яңа уңышларга ирешүгә юл ача. Физкультурачылар көнендә бәйрәмне...


Безнең заводта спорт белән шөгыльләнү массалы төс алды, шәһәр, республика турнирларында һәм спартакиадаларында көннән-көн күбрәк кеше катнаша.

Гомумән алганда, сәламәтләндерү программасы завод җитәкчелеге, профком ярдәмендә тормышка ашырыла һәм ул коллективны берләштерүгә юнәлтелгән, ә бу, үз чиратында, спорт мәйданнарында гына түгел, производствода да яңадан-яңа уңышларга ирешүгә юл ача.
Физкультурачылар көнендә бәйрәмне тиешенчә үткәрүгә хәтта яңгыр да комачаулый алмады: бәйрәмнең тантаналы өлеше һәм волейбол ярышлары спортзалда үтсә, футболчылар, чын ирләрчә, һава торышына карап тормады, ачык һавада зур стадионда уйнады.
Заводның генераль директоры Ренат Мистахов мондый чараларда гел булырга тырыша. Бу юлы да, хезмәттәшләрен яңа җиңүләргә рухландырып, матур теләкләрен җиткерде.
Безнең заводта үткәрелгән спорт чараларында шулай ук еш булган Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин да завод үткәргән традицион спорт чаралары да массалы төс алуын билгеләп үтте һәм монысының, чыннан да, бәйрәм төсен алуын ассызыклады.
Аннан инде бүләкләүләр китте. Болар предприятие хезмәткәрләре арасында сәламәт яшәү образын пропагандалаучы, физик культура үсешендә актив катнашучы завод җитәкчелеге дә, футбол буенча завод турнирында катнашучылар һәм анда җиңүчеләр дә (III урында - 18нче, II урында - 9нчы, I урында - 6нчы цех). Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты исеменнән мини-футболда II урынга лаек булган завод командасына Диплом тапшырылды, пляж волейболы буенча безнекеләр I урынга чыкты.
Ә бәйрәм барышында уздырылган футбол матчында беренчелек машина төзүчеләрнең җыелма командасына бирелгән булса, II урында - судно төзүчеләр. Ә волейбол ярышында төзүчеләр бүлеге командасына җиңү елмайса, 25нче цех икенче булды.
Физкультурачылар көнендә әле тагын бик күп чаралар үткәрелергә тиеш иде, әмма, яңгыр булу сәбәпле, алар башка көнгә күчерелде. Шулай булуга карамастан, спорт бәйрәме барыбызга да ошады.
Люция Кирамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев