Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гомер үтә, аккан сулар кебек...

Редакциягә якыннарына котлау бирергә килүчеләр өчен текстларны еш язып бирергә туры килә.

Парлы кешеләргә гел бер сүзне язуны сорыйлар - тигез тормыш. Язам да, эчемнән генә Анна апа белән Рәвкать абый Саматовлар кебекнекен дип уйлап куям. Бу искиткеч матур пар киләсе елга, Аллаһ боерса, бриллиант туйларын бәйрәм итәчәк. 60 елга якын бер-береңнең күзенә генә карап яшәүчеләр сирәк. Мин аларны егерме ел беләм, белгәнгә күрә шулай яза алам да.

- Әй, төрле вакытлар булды инде! 60 елга якын гомер эчендә үпкәләшмичә тормаганбыздыр. Өлкәнәюнең шундый матур ягы бар: яшьлектә гафу итеп булмастай кайбер гамәлләр, сүзләрне олы юлның бер тузан бөртеге кебек кенә кабул итәсең һәм елмаеп куясың, - диләр алар. Ә менә сугыш елларында күргән михнәтләрне күзләре яшьләнмичә сөйли алмыйлар.
Быел 90 яшен тутырган Аня апага карап торасың да, уйлап куясың: «Фигурасы яшь ханымнарныкыннан ким түгел, хәтере теләсә кемне шаккатыра, сөйләшә башласа, авызына каратып тора, битендәге җыерчыклар да аны бизи генә. Яшь вакытта нинди булды икән ул, ә?!»
Ә яшьлеге илебез өчен иң авыр елларга туры килә аның. Минзәлә районы Яңа Мәлкән авылында ишле гаиләдә туган кыз кече яшьтән үк авыр хезмәттә. Бөек Ватан сугышы башланган елларда колхозда да җигелә, урман да кисә. 1943 елда аны авылдагы берничә кыз белән Яшел Үзәннең «Кызыл металлист» заводына мобилизовать итәләр. Шул көннән алып пенсиягә чыкканчы 32 ел бер урында 1нче цехта - иң авыр хезмәтләренең берсендә эшли. Фотографияләре за­водныкын гына түгел, шәһәрнең мактау такталарын бизи.
Агыйдел буе камышы кебек озын, төз буйлы, чибәр Рәвкать белән дә аны завод кавыштыра. Актаныш егете Рәвкатьне дә Яшел Үзән белән шул сугыш бәйли. Ачлык-ялангачлыкка чыдый алмый 13 яшеннән авылдан чыгып киткән, сукбайлыкта йөргән малайны милиция хезмәткәрләре детприемникка тотып китерә, аннан һөнәр училищесына - туры юл. Шул көннән алып 47 ел «Металлист»та ( 25, 18нче цехлар) эшли ул. Гади слесарьдан, өлкән инженер, бюро начальнигына кадәр күтәрелгән шигъри җанлы шәхес.
Менә шушы матур пар бөтен 120 фатирлы йортыбызның күрке булып тора, 120 гаиләгә - яшәү өлгесе. Аня апаның камыр ашларын пешермәгән атналары сирәк. Өчпочмак, кыстыбый, бәлеш һәм гөбәдияләрне пешереп, балаларын, ирен еш сыйласа да, Рәвкать абый никтер бер дә тазармый, гел яшь егетләр кебек. Ни өчен? Чөнки бер генә эштә дә чама хисен югалтмый, тормышында - тәртип. Ике бала тәрбияләп үстергән әби белән бабай инде оныкларының баласын сөя.
Бүген бөтен дөнья галәмнең иң чибәр парларының берсе Брэд Питт һәм Анджелина Джоли тормышын «чәйни». Минемчә, дөньяны алар түгел, Анна белән Рәвкать Саматовлар кебек гади, тырыш гаиләләр тота.
Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев