Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ГАРАСАТЛАР СЫНАВЫНА БИРЕШМӘ

Табигать кешене сынап кына тора кебек. Кышын зәмһәрир суыклар, язын су басулар, эссе җәйдә янгын чыгулар булып тора. Табигый гарасатлардан гайре кешенең үзенең эшчәнлеге дә төрле авыр хәлләр китереп чыгаруы мөмкин. Бәла-казалардан ничек котылырга соң? Аңа җавап бер генә: әлеге сынауларга алдан әзер булуың хәерле. Ходай Тәгалә дә сакланганны саклармын...

Табигать кешене сынап кына тора кебек. Кышын зәмһәрир суыклар, язын су басулар, эссе җәйдә янгын чыгулар булып тора. Табигый гарасатлардан гайре кешенең үзенең эшчәнлеге дә төрле авыр хәлләр китереп чыгаруы мөмкин.

Бәла-казалардан ничек котылырга соң? Аңа җавап бер генә: әлеге сынауларга алдан әзер булуың хәерле. Ходай Тәгалә дә сакланганны саклармын дигән бит.

Акыллы киңәшне истә тотып, ТР гадәттән тыш хәлләр минстрлыгының Яшел Үзән районы идарәсе өйрәнүләр үткәрде. Анда Идел, Зөя, Гөбнә, Әрә кебек елга буйларында урнашкан авыл һәм бистә җирлекләре җитәкчеләре катнашты. Шулай ук, ТР гадәттән тыш хәлләр комитетының 01-14-р санлы карары нигезендә, өйрәнүләргә Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы районнары вәкилләре дә килде.

Язгы ташуларда су басу мөмкинлеге бездә аеруча зур. Елга буйларында урнашкан авыл җирлекләрендә су басуга каршы тору һәм куркыныч янаганда күченү чараларын алдан күрү бик мөһим. Беренче чиратта, хәбәр бирү - сигнал челтәрен урнаштыру зарур. Идарә җитәкчесе Вячеслав Долганов әйтүенчә, район буенча андый техника челтәре ун җирлектә куелган инде.

Ләкин бу беренче адым гына әле. Куркыныч янавын ишеткәч, нишләргә һәм кая барырга икәнлеген дә белеп тору мәгкуль. Әйтик, Мулла Иле халкы сигнал ишетүгә мәктәп урнашкан үрдә җыелырга тиеш.Боларны халыкка җиткерү авыл җирлеге башлыгының турыдан-туры вазыйфасы. Халыкка сабак бирүне 1 нче мартка төгәлләргә кирәклеге дә искәртелде әлеге өйрәнүдә. Бу эшкә һич кенә дә салкын карарга ярамый, аның зарурлыгын тормыш үзе дә раслый. Өйрәнүдә мисалга Крымскида булган мәгълум су басу нәтиҗәләре әйтелде. Көтелмәгән фаҗигада 35 мең кеше зыян күргән, 43 мең хайван үлгән. Кызганычка каршы, кеше дә һаләк булган анда.

Кабатланмасын иде андый югалтулар. Бәла-каза чыгу-чыкмавы да һәм аннан котылу да, күбесенчә, үзебездән тора.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев