Яшел Үзән

ФОТОРЕПОРТАЖ: Безне Ирландиядә дә беләчәкләр!

Җәй көне венгрлар килеп яшелчәчелек эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашып киткән иде, инде Ирландиянең авыл җирлеге белгечләре килеп, бездәге терлекчелек тармагының торышы, үсеше белән танышты.

Алар «Вахитов» исемендәге мегафермада булып, аның масштабына исләре китте һәм терлекләрнең күп булуына карамастан, хайваннарның чиста, тук, җиренә җиткереп каралган булуларына соклануларын белдерде.

Гөлнара Вәлиева фотолары.

Бу турыда тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый алачаксыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: