Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ФОТОРЕПОРТАЖ: Бердәнбер советлар союзы герое кем ул?

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы... Зур югалтулар бәрабәренә ирешкән Җиңүне яулаганга 72 елга якын вакыт узса да, ул еллардагы мәхшәрне онытырлык түгел. Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы да елдан-ел кими бара. 221 Татарстан егете иң югары Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган булса, бүген аларның нибары берсе генә исән.

Өч көннән 91 яшьлеген каршы алырга җыенучы Борис Кузнецов Яшел Үзән районының Бело-Безводный авылында гомер кичерә. Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны узган ел 90 яшь тулу уңаеннан Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлаган иде. Ул аны бөек кеше дип атады. «Ул Бөек Ватан сугышында булган, бүген дә актив тормыш рәвеше алып бара. Барыбызга да безнең герой кебек актив булырга кирәк», - дип тә ассызыклады ул. ТР Президенты указы белән Борис Кузнецов, республика үсеше бәрабәренә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен «Дуслык» ордены белән дә бүләкләнгән иде.
Язмам герое Казанда туа, һөнәрче училищесын тәмамлый, сугышка китү өчен берничә тапкыр гариза яза, яше җитмәү сәбәпле, алмыйлар. 16 яше тулуга, ә ул спорт белән актив шөгыльләнгәнгә зур гәүдәле, сәламәт егет булып күренә, сугышка алына. Гороховецк лагерына килеп эләгә, сержант исеме бирелә, аннан аны Волхов фронтына җибәрәләр. Ленинград блокадасын өзүдә дә катнашырга туры килә.
- Ленинград өлкәсе тулаем сазлыктан тора. 1943 елда температура бик түбән булды. Без иптәшләрем белән Волхов фронтының алгы сызыгында идек. Ленинград блокадасын ерып чыгу өч атнага сузылды. Без җәһәннәмнең үзәгендә булдык. Үлгән кешеләрне чанага төяп, күмгәннәрен күрдек. 125 грамм икмәк бирәләр иде, аның да яртысы опилка, - дип искә ала Борис Кузнецов.
Ленинградта озак тормый ул, дивизияне Воронеж астына җибәрәләр. Шәһәрне азат итүдә саллы өлешен керткән 52нче армияне Украина фронтына күчерәләр. 1943 елда командир 17 егетне чакырып, Днепр елгасын штурмлау өчен киртә куярга боера. Алар елгада батып үләргә яки ярның уң ягында сугыш операцияләре өчен саклану мәйданы әзерләргә тиеш була. Нәтиҗәдә елганы уңышлы кичеп, икенче көнне немецлар белән сугышырга керешәләр. Бу юлы да ветеран сугышның гади генә түгел, ә җәһәннәм утына тиң булуын ассызыклый.
- Немецлар безне юк итәргә теләде. Өстәмә көч килгәнче без оборона тота алдык. Өченче көнгә 17 егеттән дүртесе генә исән калды. Дүртенче тәүлеккә тагын бер рота килде, аларның күбесе батып үлде. Дошман безгә караганда күпкә артык иде шул. Кул белән сугышуга кадәр барып җитте. Кабатлап әйтәм, бу тәмуг иде. Сугышкан чакта мин немец пушкасын үзләренә төбәп ата башладым, берничә танкларын да юк иттем. Соңгы сугуым лафет астына (артиллерия тубының станы) эләкте, снаряд шартлады, ике иптәшем дә үлде. Мин исә каты яраланганмын, госпитальгә озатканнар, - дип искә ала ветеран.
Борис Кузнецов җиде көн авыр хәлдә ята, сигезенче көнгә фронт командующиеның урынбасары килеп, егеткә Советлар Союзы Герое исемен бирә. Шулай итеп 17 яшьлек Борис сугышта иң яшь Советлар Союзы Герое була. Әлбәттә, ул чакта яшь җилкенчәк бу исемнең нинди зур дәрәҗәгә ия булуын аңлап та бетерми. Ә сугыш кыйпылчыкларын ветеран бүген дә баш сөягендә һәм йөрәге янында йөртә.
Җиңү көнен Германиядә каршы ала ул. Аларның армиясе Берлинны алуда катнаша. Сугыш тәмамлангач та, озак вакыт көнбатыш Украинада хезмәт куя.
9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан Раифа клубында әле безнең районда ел ярым гына яшәүче каһарман Борис Кузнецов белән очрашу узды. Күңел көрлеген югалтмыйча, көч-энергиясе ташып торган Советлар Союзы Герое белән якыннан аралашу нинди зур бәхет. Раифа мәктәбе укучылары чыгышын ветеран күз яшьләрсез генә карый да алмады. Хөрмәтле ветеранны котларга килгән район башлыгы Александр Тыгин да соклануын яшермәде:
- Күпме концерт караганым бар, әмма мондый мәгънәле, йөрәккә үтеп керерлек чыгышлар күргәнем юк. Якташыбыз Борис Кириллович кебек үз-үзләрен аямый, зур җиңүләргә омтылган каһарманнарыбыз алдында баш иябез, - диде ул.
Бүгенге тормышны, аеруча яшь буынны яратып сөйләүче Герой, легендар шәхес Борис Кузнецовка хатыны Әлфия ханым белән тигезлектә, тыныч тормышта әле озак еллар яшәргә язсын!
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев