Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәнгә – мәктәптән

29 ноябрьдә Яшел Үзәннең 7нче урта мәктәбендә «Татар яшьләре - фәннең киләчәге» исеме астында фәнни конференция булып узды. Әлифел ТАРАЗОВА Казан, Яшел Үзән вузларының атаклы галимнәре, мәктәпнең яшь укытучылары укучылар һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән укытучылар игътибарына сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерүгә багышланган докладлар тәкъдим итте. - 7нче урта мәктәптә баланың...

29 ноябрьдә Яшел Үзәннең 7нче урта мәктәбендә «Татар яшьләре - фәннең киләчәге» исеме астында фәнни конференция булып узды.

Әлифел ТАРАЗОВА

Казан, Яшел Үзән вузларының атаклы галимнәре, мәктәпнең яшь укытучылары укучылар һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән укытучылар игътибарына сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерүгә багышланган докладлар тәкъдим итте.
- 7нче урта мәктәптә баланың иҗади үсешенә, интеллектуаль үсешкә зур әһәмият бирелә, - дип сөйли бу җәһәттән Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова. - Биредә күп милләт баласы укый, толерантлыкка игътибар зур, шуңа конференцияне шушы мәктәптә үткәрергә дип килештек.
Өстәвенә, мондый төр конференция үткәрү Бөтендөнья татар конгрессының эш планына да кертелгән булган. «Безнең мәктәптә эзләнүчән, һәр нәрсәгә үз фикере, үз карашы булган яшь укытучылар эшли,- дип сүзгә кушыла милли мәсьәләләр буенча мәктәп директоры урынбасары Резидә Зәйнуллина. - Татар теле һәм әдәбиятыннан балаларга 7 укытучы белем бирә, шуларның өчесе соңгы ике елда килде». Һәркайсы бик актив.
Яшь укытучыларның һәрберсе үзенең иҗади потенциалын, уку-укыту тәҗрибәсеннән презентация күрсәтте конференциядә. Фәнни эш белән шөгыльләнүче төрле фән укытучылары Айнур Җамалетдинов (татар теле), Алсу Шәмгунова (тарих) , Линара Ханзарова (татар теле), Зәринә Сираҗиева (инглиз теле), актуаль темалар сайлап алып, аны тыңлаучыга кызыклы һәм үтемле итеп җиткерә алды. Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, ЮНЕСКОның халыкара мәдәният институты ректоры Энгель Таһиров, филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты Николай Максимов, педагогика фәннәре кандидатлары, Яшел Үзән машина төзү институты доцентлары Марат Сәлахов, Гөлназ Зыятдинова кебек дәрәҗәле галимнәр, яшь укытучыларның фәнни эшенә югары бәя биреп, фәнгә безнең шәһәрдән грамоталы яшь татар белгечләре килүенә сөенүен белдерде. Галимнәр үзләре дә докладлар укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев