Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фестивальдән «коймак» бәйрәменә бер адым

Фестивальләрнең төрлесе була, ә менә монысы барысыннан да аерылып торды. 17 апрельдә шәһәрдә социаль яклау бүлеге оештыруында Горький исемендәге мәдәният сараеның иркен залында инвалидлар фестивале шаулап-гөрләп узып китте. Хәзер аның күңелле мизгелләрен сагынып искә алырга гына калды. Катнашучыларның сәламәтлекләре чикләнгән булса да, алар искиткеч, дәртләндергеч, кызыктыргыч чыгышлар күрсәтеп, мөмкинлекләренең чиксезлеген...

Фестивальләрнең төрлесе була, ә менә монысы барысыннан да аерылып торды. 17 апрельдә шәһәрдә социаль яклау бүлеге оештыруында Горький исемендәге мәдәният сараеның иркен залында инвалидлар фестивале шаулап-гөрләп узып китте. Хәзер аның күңелле мизгелләрен сагынып искә алырга гына калды. Катнашучыларның сәламәтлекләре чикләнгән булса да, алар искиткеч, дәртләндергеч, кызыктыргыч чыгышлар күрсәтеп, мөмкинлекләренең чиксезлеген ап-ачык күрсәтте.

Фестиваль юкка гына «Мөмкинлекләре чикләнмәгән шәһәр» дип аталмады шул. Чыгыш ясарга дип зур сәхнәгә чыгучылар арасында кемнәр генә юк: сукыр балалар да, чукраклары да, гомере буе аягына баса алмаган арбалылары да. Шуңа карамастан, аларның таланты чиксез булуы күренеп торды. Фестивальнең, әлбәттә инде, иң күп җиңү яулаучы йолдызлары Яшел Үзән психоневрология интернатында тәрбияләнүчеләр арасыннан иде. Сигез номер белән алар җиңү яулап, диплом һәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән бүләкләргә лаек табылды. Мәсәлән, Софья Шкабурова «Титаник» җырын башкарганда Алсу Тимрешова белән арбада килеш Нияз Әхмәтшин биюе тамашачыларны таң калдырды, әсир итте. Нинди моң, нинди теләк, тырышлык һәм тормышны ярату! Әлеге кабатланмас һәм дулкынландыргыч чыгыш берәүне дә битараф калдыра алмады. Мәртәбәле жюри бу номерны лаеклы I урын белән бүләкләде. Шулай ук шушы интернаттан Артем Плотников, «Сударушка» хоры, «Гаилә» дип аталган театральләштерелгән шоу, моряклар биюен башкаручылар да I урынга лаек булды. Тагын бер бию белән II урынга чыкты алар. Бу фестивальгә 19 апрельдә интернатта «Масленица» бәйрәме тоташып китте. Алар аны махсус, көн җылынган вакытка, кичектереп торганнар. Инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр үз-ләре артистлардан ким булмаса да, бу көнне аларның күңелен күрергә дип, Казаннан ЦДТ артистлары «Балаганчик на Булаке» дип аталган театральләштерелгән күренеш белән килеп, аларга чын бәйрәм ясады. Җыр-биюләр дисеңме бу көнне, дискотека - барысы да булды. Табадан гына төшкән коймак белән рәхәтләнеп тәмле чәйләр эчтеләр. Актив катнашучыларга күчтәнәчләр, призлар да өләшенде. Интернатта мәдәни чараларны гадәттә китапханәче Нурия Садыйкова оештыра. Бу юлы да фестивальгә аның тырышлыгы белән әзерләнеп барып җиңүгә ирештеләр, ә инде коймак бәйрәме дә аның исәбендә. Монда күптән түгел эшли башлаган директор Лариса Ишенинаның интернатта тәрбияләнүчеләргә, хезмәткәрләргә карашы әйбәт. Ул тәртип һәм чисталык яратудан тыш, кешелеклелеге белән дә һәркемнең йөрәген яулый ала. Мәдәни чараларны уздыруга бервакытта да каршы килми, киресенчә, яклап чыга. Хәтта артистларга костюмнар да тектергәннәр. Шулай итеп, алар бөтенесе бер тату коллектив булып шушы үзенчәлекле, язмышлары сыналган кешеләргә үзләренең йөрәк җылысын бирергә тырыша. Шуңа күрә фестивальдә зур җиңү, яз бәйрәмнәрен уздыруга зур игътибар бирү үз нәтиҗәсен күрсәтә. Бу йорттан үзенә күрә җылылык бөркелеп тора. Аның үз аурасы, үз традицияләре бар һәм саклана.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев